Юрий Ключников (Юрий Вениамин улы Ключников, 26 май 1886(1886-05-26), Казан, Россия империясе10 октябрь 1938(1938-10-10) (52 яшь), Мәскәү, СССР) — дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, юрист, дипломат, халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгеч, адмирал Колчак хөкүмәте чит ил министрлыгының идарәчесе (1918).

Юрий Ключников
Туган 26 май 1886(1886-05-26)
Казан, Россия империясе
Үлгән 10 октябрь 1938(1938-10-10) (52 яшь)
Мәскәү, СССР
Яшәгән урын Бауман урамы, Казан
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре дипломат
Сәяси фирка Конституцион-демократик фирка[d]

Биографиясе үзгәртү

Юрий Вениаминович Ключников 1886 елның 26 маенда Казанда туган. Мәскәү Император университетының юридик факультетын тәмамлый һәм шунда эшкә кала.

1916 елда приват-доцент исеме ала. Кадетлар партиясе әгъзасы була.

Гражданнар сугышы вакытында

1918 елда Ярославльдә большевиклар восстаниесендә катнаша.Аннан соң вакытлы Бөтенроссия Хөкүмәте консультанты, 18 ноябрьдән адмирал Колчак Россия Хөкүмәте Тышкы эшләр министрлыгы белән идарә итүче.

Эмиграциядә

1919-1922 елларда эмиграциядә. Актив сәяси һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә, Ю.В. Ключников халыкара-хокукый тематика буенча да язуын дәвам итә. Берлинда ул редакцияләгән «Накануне» (№ 2, 19) газетасында Россиянең тышкы бурычына кагылышлы мәкаләләре урнаштырылган. 1922 елда Берлинда нәшер ителгән «На великом историческом перепутье» җитди эше дә игътибарга лаек.

Г.В.Чичерин тәкъдиме буенча һәм, В.И.Ленин белән килешенеп, ул Совет Россиясе делегациясе составына юрист-эксперт сыйфатында Генуэз конференциясенә кертелә. Бер үк вакытта «Накануне»газетасы корреспонденты функцияләрен дә башкара.

ССРБ

1923 елның августында Ю.В.Ключников СССРга кайта. Коммунистлар академиясенең Халыкара сәясәт кабинеты белән җитәкчелек итә, чит ил эшләре халык комиссариатында укыта, консультант булып эшли, «Международная жизнь» журналы белән хезмәттәшлек итә.

1925-1929 елларда Ю.В Ключников А.В. Сабанин белән берлектә «Международная политика новейшего времени в договорах, нотах и декларациях» дигән фундаменталь җыентыкның өч өлешен (өченче өлеше ике чыгарылыштан тора) чыгара.

1922 елдан-МДУда: иҗтимагый фәннәр факультетының хокук кафедрасы профессоры (1923-1925), СССР дәүләт хокукы һәм буржуаз илләренең дәүләт хокукы кафедрасы профессоры (1926-1930), совет хокукы / Совет төзелеше һәм хокук факультетының халыкара хокук кафедрасы профессоры (1930-1931). «Международное публичное право», «Международная политика», «Теория международной политики», «Новейшие международные отношения» курсларын укый.

Арест һәм үлем

СССР НКВД каршындагы аерым киңәшмә карары белән 1934 елның 25 февралендәге «советка каршы агитация» өчен Карелиягә өч елга җибәрелә.

1937 елның 5 ноябрендә кулга алына. Контрреволюцион шпион-террорчылык оешмасында катнашуда гаепләнә.

Ключников исеме 1938 елның 3 гыйнварында Сталин имзаланган атып үтерелергә тиешле исемлеккә кертелә («Мәскәү-Центр»грифы астында 163 кешедән торган 64 номер).

1938 елның 10 гыйнварында хөкем карары рәсми рәвештә СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе тарафыннан раслана; шул ук көнне атып үтерелә.

1934 елгы эш буенча 1992 елда реабилитацияләнә,1938 елгы эш буенча 2001 елда реабилитацияләнә.

Библиография үзгәртү

  • Интернационализм: (Основные вопросы международных отношений) / Ю. В. Ключников, прив.-доц. Моск. ун-та. — Москва: Грань, 1918. — XII, 405, [2] с.
  • Единый куст : драматические картины русской жизни 1918 года(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка . — 1923
  • На великом историческом перепутье. Пять глав по социологии международных отношений. — Берлин, 1922. — 184 с.
  • Международная политика новейшего времени в договорах, нотах и декларациях: Ч. 1. От Французской революции до империалистической войны / Ю. В. Ключников, А. Сабанин. — Москва: Изд. Литиздата НКИД, 1925. — 441 с.
  • Международная политика новейшего времени в договорах, нотах и декларациях. Ч. 2. От империалистической войны до снятия блокады с Советской России / Ю. В. Ключников. — Москва: Изд. Литиздата НКИД, 1926. — V, 463 с.
  • Международная политика новейшего времени в договорах, нотах и декларациях. Ч. 3. От снятия блокады с Советской России до десятилетия Октябрьской революции. Вып. 1. Акты советской дипломатии / Ю. В. Ключников, А. В. Сабанин. — Москва: Изд. Литиздата НКИД, 1928. — 430 с.
  • Международная политика новейшего времени в договорах, нотах и декларациях. Ч. 3. От снятия блокады с Советской России до десятилетия Октябрьской революции. Вып. 2. Акты дипломатии иностранных государств / Ю. В. Ключников, А. Сабанин. — Москва: Изд. Литиздата НКИД, 1929. — 367 с.
  • Мирные договоры империалистической войны в конспективном изложении / проф. Ю. В. Ключников; Коммунистическая академия. Кабинет международной политики. — Москва: Издательство Коммунистической академии, 1925. — 166, [1] с.
  • Международная политика новейшего времени в договорах, нотах и декларациях. Ч. 2. От империалистической войны до снятия блокады с Советской России / Юрий Вениаминович Ключников, Андрей Владимирович Сабанин. — Москва: Издание Литиздата НКИД, 1926. — 463 с.
  • Версальский мирный договор / полный перевод с французского подлинника под ред. Ю. В. Ключникова и Андрея Сабанина; со вступительной статьей Ю. В. Ключникова и предметным указателем. — Москва: Изд. Литиздата НКИД, 1925. — XXXI, 198 с. — (Итоги Империалистической войны: серия мирных договоров; I).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Библиоинформация