Тимофеева Юлия Петровна (белар. Юлія Пятроўна Цімафеева, 12 гыйнвар 1982 ел, Сперижье авылы Гомель өлкәсе) — белорус шагыйре һәм тәрҗемәче[1].

Юлия Тимофеева
Туган 12 гыйнвар 1982(1982-01-12) (42 яшь)
Сперижье[d], Чемерисский сельсовет[d], Брагинский район[d], Һомел өлкәсе, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Белоруссия
Әлма-матер Минск дәүләт лингвистика университеты[d] һәм Belarusian Collegium[d]
Һөнәре тәрҗемәче, язучы, шагыйрь
Эш бирүче Prajdzisvet[d] һәм Белсат[d]
Җефет Ольгерд Иванович Бахаревич[d]

 Юлия Тимофеева Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Юлия Тимофеева Минск дәүләт лингвистика университетының инглиз теле факультетын, Белоруссия коллегиумын тәмамлый, тәрҗемәче остаханәсенә йөри. ПрайдзіСвет  тәрҗемә әдәбияты интернет-журналына нигез сала һәм аның мөхәррирләренең берсе була. Белоруссия Язучылар берлеге[2] һәм Белоруссия Пен-үзәгенең әгъзасы була. Беларусь Язучылар берлеге каршындагы Яшь язучылар мәктәбен оештыручыларның һәм кураторларының берсе. «Белсат» телеканалында «Рэмарк» мәдәнияте турында телешоу алып бара.

Минск шәһәпендә йәши. Язучы Ольгерд Бахаревичның хатыны.

Ижат үзгәртү

Үз һәм тәрҗемә шигъриятле җыентыклары «Кніга памылак» авторы («Книга ошибок», 2014) авторы.

Инглиз теленнән Чарльз Буковски, Мэтью Диман, Стивен Крейн, Элизабет Лоуэлл, Сильвия Платт, Уолт Уитмен шигъриятен, португаль теленнән Альберта Каэйра, испан теленнән Октавио Пасты, Мохамед Эбну шигыйрьләрен; инглиз теленнән Э.Ч.Оснду, Макс Бирбом, Герман Чарльз Босман, Шарлотта Перкинс Гилман, Дэвид Герберт Лоуренс, Джойс Кэрол Оутс, Эдгар Аллан По, Кейт Шопен һ.б. прозасын тәрҗемә итә[3]. Норвег теленнән Стиан Холеның балалар өчен «Лето гармонии» китабын тәрҗемә итә.

Проза һәм шигыйрь тәрҗемәләре «pARTisan», «Паміж», «ARCHE», «Дзеяслоў» журналларында, «Әдәби Беларусь» газетасында басылып чыга. Эдгар Поның «Золотой жук» һәм «Колодец и маятник» әсәрләренә караган тәрҗемәләре Белоруссия Язучылар берлеге һәм "ПрайдзіСвет" (белор) журналының уртак сериясыннан аның сайланма әсәрләре җыентыгында басылып чыга.

Биржайда (Литва) халыкара әдәби фестивалдә, Минск шәһәрендә «Асфальттагы шигыйрь» фестивалендә катнаша, Гетеборгта (Швеция) халыкара китап ярминкәсендә, Минск шәһәрендә халыкара хатын-кыз слэмында чыгыш ясый (2012).

2016 елда икенче « Цирк» шигыйрьлар китабы басылып чыга, ул Наталья Арсеньева Премиясенең шорт-битенә керә.

Юлия Тимофееваның аерым шигыйрьлары инглиз, немец, чех, словен һәм швед телләренә тәрҗемә ителгән. 2018 елда Люблин шәһәренең «Warsztaty Kultury» нәшриәте Богдан Задура тәрҗемәсендәге Тимофееваның шигъриятле җыентыкларын поляк телендә «Cyrk i inne wiersze» бастырып чыгара. 2019 елда Берлин нәшриәте Юлия Тимофееваның «Zirkus» җыентыгын Томас Вейлер һәм Тина Ван тәҗемәсендә бастырып чыгара.

2020 елда Минск шәһәренең «Янушкевич» нәшриятендә, «Весна» (Прага) нәшриятендә өченче шигъриятле китабы — «ROT» җыентыгы басылып чыга.

Танылуы үзгәртү

  • Минск каласындагы халыкара хатын-кыз турнирында 3-нче урын (2012)
  • Яшь авторлар өчен Беларусь Язучылар берлегенең «Экслибрис» (2012) конкурсында «Чәчмә»[4] номинацияләрендә җиңүче.
  • Богданович исемендәге «Дебют» Премиясенең «Шигыйрьлар» номинациясенең «Книга ошибок» шигыйрьлар җыентыгы белән шорт-бите (2014)[5].
  • «Книга ошибок» җыентыгыннан тәрҗемәләр шәлкеме өчен «Шигърият» номинациясендә «ПрайдзіСвет» (2015) журналы премиясе лауреаты.
  • Чарльз Буковскийның «Свет, и воздух, и место, и время» китабын нәфис тәрҗемәләү категориясендә «Дебют» премиясе ( Анна Комар һәм Наталья Бинкевич белән бергә)[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Цімафеева Юлія Пятроўна. Асабістыя старонкі сяброў СБП. lit-bel.org. әлеге чыганактан 2019-02-11 архивланды. 2021-04-25 тикшерелгән.
  2. Саюз беларускіх пісьменнікаў.Цімафеева Юлія Пятроўна. Асабістыя старонкі сяброў СБП. lit-bel.org.Дата обращения: 11 февраля 2019.Архивировано 11 февраля 2019 года.
  3. Цімафеева Юлія Пятроўна. Асабістыя старонкі сяброў СБП. lit-bel.org. әлеге чыганактан 2019-02-11 архивланды. 2021-04-25 тикшерелгән.
  4. Саюз беларускіх пісьменнікаў. Цімафеева Юлія Пятроўна
  5. Саюз беларускіх пісьменнікаў. Цімафеева Юлія Пятроўна.
  6. Прэмія «Дэбют» імя Максіма Багдановіча. pen-centre.by. Дата обращения: 11 февраля 2019. Архивировано 11 февраля 2019 года.

Сылтамалар үзгәртү

  • Цімафеева Юлія Пятроўна. Асабістыя старонкі сяброў СБП.