Лихтенштейн гимны

(Югарыда, Рейн башланган җирдә битеннән юнәлтелде)

Югарыда, Рейн башланган җирдә“ (алманча Oben am jungen Rhein) — мәйданы һәм халык саны буенча дөньяда иң кечкенәләрнең берсе булган Лихтенштейн Кенәзлегенең дәүләт гимны. Биш куплеттан торган башлангыч шигырьне рухани Якоб Йозеф Яух (алманча Jakob Josef Jauch) 1850 нче елларда ук язган булган, көе итеп — элек тә, бүген дә — Бөекбританиянең God save the Queen (King) музыкасы кулланыла. Ул аз гына үзгәртелеп башкарыла. Хәзерге вакытта Якоб Йозеф Яух текстының беренче һәм соңгы куплетлары гына рәсмиләштерелгән.

Рейн елгасы агып чыккан җирләр

Гимнның рәсми тексты (1963 елдан бирле) үзгәртү

Алман телендә Ритмлы-тактлы тәрҗемәсе
1. Oben am jungen Rhein

Lehnet sich Liechtenstein
An Alpenhöh’n.
Dies liebe Heimatland,
Das teure Vaterland,
Hat Gottes weise Hand
Für uns erseh’n.
Dies liebe Heimatland,
Das teure Vaterland,
Hat Gottes weise Hand
Für uns erseh’n.

5. Hoch lebe Liechtenstein,
Blühend am jungen Rhein,
Glücklich und treu.
Hoch leb’ der Fürst vom Land,
Hoch unser Vaterland,
Durch Bruderliebe Band
Vereint und frei,
Hoch leb’ der Fürst vom Land,
Hoch unser Vaterland,
Durch Bruderliebe Band
Vereint und frei.

1. Ур(ы)н алган Лихтенштейн

Рейн башланган җирдән,
Альп түреннән.
Ата-бабаларның
Кадерле Ватанын
Әл-Хәким безләргә
Насыйп иткән.
Ата-бабаларның
Сөекле Ватанын
Хак Тәгалә безгә
Насыйп иткән.

5. Лихтенштейн, мең яшә,
Рейннан бәхет өстә,
Гел чәчәк ат.
Яшә ил Кенәзе,
Син дәүләт терәге —
Булсын туганлыкта
Бердәм, азат.
Яшә ил Кенәзе,
Син дәүләт терәге —
Булсын туганлыкта
Бердәм, азат.

Гимнның 1920-1963 еллардагы тексты үзгәртү

Oben am deutschen Rhein
Lehnet sich Liechtenstein
An Alpenhöh’n.
Dies liebe Heimatland
Im deutschen Vaterland
Hat Gottes weise Hand
Für uns erseh’n.

Wo einst St. Lucien
Frieden nach Rhätien
Hineingebracht.
Dort an dem Grenzenstein
Und längs dem jungen Rhein
Steht furchtlos Liechtenstein
Auf Deutschlands Wacht.

Lieblich zur Sommerzeit
Auf hoher Alpen Weid
Schwebt Himmelsruh’.
Wo frei die Gemse springt,
Kühn sich der Adler schwingt,
Der Senn das Ave singt
Der Heimat zu.

Von grünen Felsenhöh’n
Freundlich ist es zu seh’n
Mit einem Blick:
Wie des Rheins Silberband
Säumet das schöne Land
Ein kleines Vaterland
Vom stillen Glück.

Hoch lebe Liechtenstein,
Blühend am deutschen Rhein,
Glücklich und treu.
Hoch leb’ der Fürst vom Land,
Hoch unser Vaterland,
Durch Bruderliebe Band
Vereint und frei.

Гимнның язылу һәм үзгәртелү тарихы үзгәртү

Биләп торган җире бәләкәй генә булса да, Лихтенштейн Кенәзлегенең бүгенге Аурупадагы роле күпкә зуррак, әһәмиятлерәк һәм гыйбрәтле дә. Бу вазгыять тормыш дәрәҗәсе иң югарылардан булган һәм кайберәүләр бер дә юкка “кәрлә дәүләт” дип кимсеткән илнең дәүләт гимнында һәм соңгысының язылу һәм үзгәртелү тарихында да чагылыш тапкан.
Кенәзлек халкында популяр җыр булып китсә дә, Якоб Йозеф Яух (1802-1859) язган “Oben an jungen Rhein” җырының тәүге кат киң һәм дәрәҗәле катлам алдында башкарылуы 1895 елда гына Вадуц шәһәрчегендә булган. Әйтергә кирәк, рухани шагыйрь Россия империясендә туган булган, әмма үсеп җиткәч Швейцариянең Ури кантонына, борынгы заманнардан ук үзенең ата-бабалары яшәгән җиргә күчеп киткән.[1] Ул иҗат иткән шигырьдән күренгәнчә, шул заманнарда Лихтенштейн чынбарлыкта алман җире булып саналган, гәрчә аның белән җирле кенәз идарә итсә дә. Яух текстының беренче куплетында гына am yungen Rhein (яшь Рейн янында) сүзләре булган, башка куплетларда кенәзлек Алманиягә бәйләп куелган: deutscher Rhein (алман Рейны) һәм steht auf Deutschland's Wacht (Алмания сагында тора) төшәнчәләре кулланылган. 1918-1920 елларда, Алмания Икенче бөтендөнья сугышында җиңелгәч, әле анысын да “алманныкы” дип үзгәрткәннәр. Һәм Лихтенштейн Кенәзлеге олы дәүләтнең символик коллыгыннан 1963 елда, дөньякүләм сәясәттә яңа борылыш башлангач кына котыла алган. Нәтиҗәдә “алман” бавы булган куплетларны төшереп калдырганнар, ә рәсмиләштерелгән беренче һәм соңгы куплетларда Рейн елгасы яңадан “яшәреп киткән”.[2]
Һәм Австрия, Швейцария һәм Алмания чикләре арасында кысылып калган кәрлә ил, Пиреней ярымутравындагы Андорра кенәзлеге кебек үк, сәяси ымсынуларны бастырып торучы җирле бәләкәй буфер дәүләт роленә әйләнеп кайткан. Тегендә дә, монда да олырак һәм куәтлерәк дәүләтләр бәләкәй Андорра һәм Лихтенштейн бәйсезлегенең һәм иминлегенең гаранты булып торалар. Үзара ызгышып китмәс һәм кабат мәгънәсез империячел кыргыйлыкка әйләнеп кайтмас өчен.
”Кәрлә дәүләтләр” дөньяда менә шулай “чәчәк атып” яши. Кыскасы, Россия өчен тагын бер гыйбрәт...

  1. https://de.wikipedia.org/wiki/Jauch_(Urner_Geschlecht)
  2. https://de.wikipedia.org/wiki/Oben_am_jungen_Rhein