Энҗе Авзалова ― шагыйрә. 1982 елның 30 июнендә Казан шәһәрендә туа.

Биография үзгәртү

Энҗе Зәки кызы Авзалова 1982 елның 30 июнендә Казан шәһәрендә туа. 1989 елда Минзәлә районының Кадрәк авылы мәктәбендә гел бишле билгеләренә генә укып, алты яшеннән шигырьләр яза. Аннан Чаллы шәһәренең 2 нче татар гимназиясен тәмамлый. 

Энҗе Авзалова югары белемне Казан дәүләт университетында ала. Ул көнчыгыш телләре факультетында укый. 2004 елда аны алтын медаль белән тәмамлый, филолог, татар теле әдәбияты, төрек теле укытучысы белгечлеге ала. Энҗе татар, русс теленнән тыш, төрек, инглиз телләрен яхшы белә, гарәп, әзербайҗан телләрендә аралаша ала. Университетны тәмамлагач, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы аны Төркиягә, Анкара университетына, магистратурага укырга җибәрә. Анда ул өч ел «тюркология» белгечлеге буенча белем ала. Энҗе чит илдә мәхәббәтен – Илһанны очрата. Әнисендә - төрек, әтисендә башлыча инглиз каны аккан Илһанны үзенә яр итеп сайлый.

Иҗаты үзгәртү

Энҗе Авзалова кечкенәдән үк шигырьләр иҗат итә. 11 яшьтә Энҗенең «Кояшка хат» исемле беренче китабы Казанда дөнья күрә. Татарстан Республикасының милли китапханәсе үткәргән «Ел китабы-94» исемле конкурсында китап беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Хәзерге көндә ул Төркиядә яши.

Шигырьләре үзгәртү

Бу гүзәллек яшәрме? үзгәртү

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

Җир елый,ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Укытучыма үзгәртү

Балачагым дөньясына

Ап-ак канатлар жигеп

Килеп керче укытучым

Алга юл салыйм диеп.

Атлар да ныграк атласын

Дилбегәләр нык булсын.

Без керәсе фән дөньясы

Үзенә тартып торсын,

Үзенә тартып торсын,

Үзенә тартып торсын.

Укытучым күнелегез

Жылылыкта булсын һәрчак

Игътибарга, назланырга

Мохтаҗ бит ул балачак

Пар атларда очкан чакта

Сер фән дөньясына

Укытучым бик яратып,

Карасын бала сина,

Карасын бала сина,

Карасын бала сина.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Кояшка хат: шигырьләр / кереш сүз белән Г. Гыйльманов. – Казан: Татар. кит. нәшр. – 1994.
  • Зәңгәр чәчәк: шигырьләр. – Минзәлә, 1994.
  • Серле чишмә: шигырьләр // Аргамак. – 1997. – № 4 (Балалар өчен әдәби кушымта).
  • Якты алан: шигырьләр // Аргамак. – 1999. – № 3 (Балалар өчен әдәби кушымта).

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.
  • Яр Чаллы язучылары: Биобиблиографик белешмәлек / төз. Роза Хәмидуллина. – Яр Чаллы, 2017.