Эльвира Хәсәнова

Эльвира Рамил Кызы Хәсәнова (1981 елның 28 марты, Мәскәү, ССРБ) — Россия синхрончысы. Россиянең атказанган спорт мастеры. Өч тапкыр олимпия чемпионы (2004, 2008, 2012), күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионы, дөнья һәм Европа кубогы иясе.

Эльвира Хәсәнова
Туган 28 март 1981(1981-03-28) (43 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре пловец-синхронист

 Эльвира Хәсәнова Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Эльвира Хәсәнова 1981 елның 28 мартында Мәскәүдә туа. Милләте буенча татар[1]. Россия дәүләт физик культура университетын тәмамлый. 1999 елдан Россия җыелма командасы әгъзасы. Беренче тренеры — Э. Шәрибҗанова.

2012 елда спорт карьерасын тәмамлый. 2015 елда АКШка күчеп килә һәм шул ук елда АКШ җыелма командасы тренерының ассистенты була. Стэнфорд университетында тренер булып эшли. 2020 елның гыйнварында Халыкара йөзү даны залына (ISHOF) кертелә[2].

Казанышлары үзгәртү

  • Европа кубогының көмеш медале (2001);
  • Дөнья кубогының алтын медале (2002);
  • Европа Кубогының алтын медале (2003);
  • Афинада узган Олимпия Уеннарының алтын медале (2004);
  • Европа чемпионатының алтын медале (2002, 2004, 2006, 2010);
  • Пекинда узган Олимпия Уеннарының алтын медале (2008);
  • Барселонада узган Дөнья чемпионатының алтын медале (2003);
  • Монреальдә узган Дөнья чемпионатының алтын медале (2005)
  • Мельбурнда узган Дөнья чемпионатының алтын медале (2007);
  • Лондонда узган Олимпия Уеннарының алтын медале (2012).

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Олимпийская чемпионка Хасянова планирует открыть в Казани собственную школу
  2. Хасянова введена в Международный зал славы плавания
  3. Указ Президента Российской Федерации от 4 ноября 2005 года № 1256 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  4. Указ Президента Российской Федерации от 2 августа 2009 года № 885 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2013 елның 26 апрель көнендә архивланган.
  5. Указ Президента Российской Федерации от 13.08.2012 № 1165 "О награждении государственными наградами Российской Федерации". Официальный интернет-портал правовой информации (15 августа 2012). әлеге чыганактан 2013-05-25 архивланды. 2012-08-15 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү