Ышанычтатар телендә Башкортстанның Аскын районында нәшер ителүче иҗтимагый — сәяси басма. Атнага ике тапкыр чыга. русча «Аскинская новь», башк. «Йәнтөйәк» гәҗитләре чыгып килә.[1]

Ышаныч
Аскинская новь
Tөр

Иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының "Надежда" мөхәрририяте" казна оешмасы

Баш мөхәрир

Фәйрүзә Фаяз кызы Юнысова (татарча гәҗит буенча урынбасары Миләүшә Хөсәенова)

Штат корреспондентлары

27

Нигезләнгән

1931

Тел

татар теле

Төп офис

Россия, Башкортстан, Аскын районы, Аскын авылы, Пионер ур., 8


Веб-сайт: http://www.askinskajanov.ru.

Төп темалар үзгәртү

Башкортстанның төньягы һәм районның иҗтимагый, мәдәни тормышы, күренекле якташлары турында мәкаләләр, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, эш кешеләрен хөрмәтләү. Гәҗит төрле катлау укучыга исәпләнгән. Реклама да басыла.

Тарих үзгәртү

1931 елның 7 ноябренда чыккан беренче татарча гәҗит «Колхозчы» кулдан язылып, стеклографта 150 данәдә җыела. Беренче мөхәррире һәм оештыручысы Әхнәф Кирәев (Кирәй Мәргән) була.

Гәҗит берничә тапкыр исемен алыштыра: «Социализм юлы», «Коммунизм юлы», «Ышаныч».

Башка районнардан аермалы буларак, Аскын районында татарча һәм русча район гәҗитләре аерым мөстәкыйль гәҗитләр булып чыга, бер-берсенең дубляжы булмый.

2002 елдан башк. «Йәнтөйәк» гәҗите чыга башлый[2].

Мөхәррирләр үзгәртү

Бүләкләре үзгәртү

  • 2007 – Бөтенрусия «Агро-СМИ» конкурсы дипломы [3]
  • 2013 — «Матбугатның алтын фонды» («Золотой фонд прессы») тамгасы иясе[4].

Чыганаклар үзгәртү

Рәсми сайт 2014 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. АРПП(үле сылтама)
  2. Республика Башкортостан № 79 2015 елның 18 апрель көнендә архивланган.
  3. http://www.mcxrb.ru/pages/docs/mc_showdoc.aspx?id=1251(үле сылтама)
  4. http://www.askinskajanov.ru/component/k2(үле сылтама) /