Шаһихәйдәр Сыртланов
Сыртланов Шаһихәйдәр Шаһигардан улы (1847, Ырынбур губернасы Бәләбәй өязе Шланлыкүл авылы — ?) — Уфа губернасынан 1 нче (1906) һәм 2 нче (1907) чакырылыш Дәүләт Думасы әгъзасы. Дворяннардан. Почетлы иҗтимагый судья[1][2].
Шаһихәйдәр Сыртланов | |
---|---|
Туган | 1847 Шланлыкүл, Бәләбәй өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1916 |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Ырынбур Неплюев кадет корпусы |
Һөнәре | адвокат, сәясәтче |
Сәяси фирка | Иттифак әл-Мөслимин |
Биографиясе
үзгәртүШаһихәйдәр Шаһигардан улы Сыртланов 1847 елда Ырынбур губернасы Бәләбәй өязе Шланлыкүл дигән татар авылында морза гаиләсендә дөньяга килә. Уфа губернасыннан 1 нче (1906) һәм 2 нче (1907) чакырылыш Дәүләт Думасы әгъзасы итеп сайлана. Дворяннардан. Сыртлановлар нәселеннән. 1906 елда алып Халык азатлыгы фиркасе әгъзасе. Неплюев кадет корпусын тәмамлаган. ?— 1877 елга кадәр рус армиясендә, капитан. Хәрби-халык идаралыгында (Сәмәрканд шәһәре) бүлек түрә булып хезмәт итә. 1878-83 елларда, 1887—1908 елларда Бәләбәй өяз земство җыелышы гласные, 1892 елда алып кала эшләре буенча Уфа губерна присутствиесы әгъзасы. 1‑нче Думала дәүләт киемнәре һәм чыгымнар үтәлеше, бюджет, аграр, императорга җавап хаты төзү комиссияләр, 2‑челә — бюджет комиссиясе әгъзасы. Кадетлар фракциясенә һәм Дәүләт думасының мөселман фракциясе бюросына кергән. Аграр мәсьәләне тикшергәндә башкортларның асаба җирләрен законсыз алу турындада мәгълүматлар китереп, аның башкортлар тормышына кире йогынты ясавы хакында белдергән. Уфа губернасы Бәләбәй өязендә 2200 дисәтинә җир биләгән. Россия мөселманнары иттифагын оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе. Кадетларның 3‑нче съездында (1906 елда апрель, Санкт-Петербург), 1-3‑нче Бөтенроссия мөселманнары съездарында катнашучы. 1906 елдаң белән Россия мосолмандары иттифагының УК әгъзасы. Хәйрия белән шөгелләнгән. Уфадагы олы яштәге ирләр һәм мөселман малайлары приютына мөдирлек итү комиссиясе әгъзасы (1897—1917).
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Ямаева Л. Ә. Сыртланов Шаһихәйҙәр Шаһгардан улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.