Сыртлановлар — татар фамилиясе.

Казан юлы Канлы волостеның Шланлыкүл авылына нигез салган Сыртлановлар токымы указлы мулла Ишбулдыдан башлана. Аның уллары арасыннан Шаһигардан — Шахихәйдәр Сыртлановның атасы.

Шаһихәйдәр Сыртлановның туган елы итеп 1847 ел күрсәтелгән. Ырынбур кадет корпусында укып чыга, 9 ел Төркестанда хәрби хезмәттә була. Капитан чинында отставкага китә. Аннан соңгы тормышы сәясәт белән бәйле: 1887-91 елларда Бәләбәй өязенең җир идарәсе рәисе була, Санкт-Петербургта яшәгәндә “Иттифак әл-мөслимин” мөселманнар партиясен оештыруда башлап йөри. 1906-07 елларда Россия империясе Думасына депутат булып сайлана. Мөселман фракциясендә Ша­һихәйдәр Сыртланов иң актив депу­татларның берсе булып таныла, атап әйткәндә, Россия думасы кабул иткән “Гражданнар тигезлеге” законын әзерләүгә зур өлеш кертә. Икенче Дума таратылгач, Шаһихәйдәр Сыртланов сайлану хокукын улы Галиаскәргә тапшыра. Ул — Бибигайшә белән Шаһи­хәйдәрнең баш баласы. Сыртла­новларның биш баласы булуы мәгълүм. Алар — Галиаскәр, Равил, Йосып, Сафия һәм Рөстәм.

Йосыпның хәрби булуы билгеле, ул беренче Бөтендөнья сугышында катнаша, 1918 елда Зәки Вәлидовның Башкорт гаскәрендә югары вазыйфа били. Сафия — һөнәре буенча табибә, Октябрь инкыйлабыннан соң Төркиягә китә, аннары Германиядә яши. Рөстәмнең 1909 елда Казанда укытучы һөнәрен алуы, аннары Шланлыкул мәктәбендә балалар укытуы билгеле.

Шаһихәйдәр Сыртлановның уллары арасында Галиаскәр һәм Равил — Россия тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесләр. Галиаскәр (1875-1912 еллар) Ырынбурның Неплюев кадет корпусында укый, Александрова хәрби-юридик академиясен тәмамлый. Россия Хәрби министрлыгының Баш хәрби-суд идарәсендә, аннары Санкт-Петербург хәрби судында адвокат сыйфатында хезмәт итә.

Галиаскәр Сыртланов адвокат буларак Россия күләмендә зур танылу ала. Аның 500дән артык җинаять, 40тан артык сәяси суд процессында катнашуы мәгълүм. Алар арасында иң билгелесе булып Рус-япун сугышында Россиянең җиңелүендә гаепләнгән адмираллар З. П. Рождественский, Н. И. Небогатовлар эше тора. Судта адвокат Сыртланов аларны яклап ялкынлы чыгыш ясый, сугышта җиңелүгә китер­гән сәбәпләргә турыдан-туры патша хөкүмәте гаепле, дип раслап, моңа анык дәлилләр китерә. 1907 елда отставкадагы полковник Га­лиас­кәр Сыртланов Россия думасы составына сайлана, мөселман фракциясендә киң сәяси эш­чәнлек җәелдерә, биредә иң көчле оратор булып таныла. 1912 елда Галиаскәр Сыртланов Уфада билгесез сәбәпләр аркасында үтерелә. Бу хакта шәһәрнең “Новое время” гәзите язып чыга. Равил Шаһихәйдәр улы 1877 елның 29 октябрендә туган. Ырынбурның икенче кадет корпусында укый, 1898 елда Михайлов артиллерия училищесын тәмамлый. 1902 елда поручик дәрәҗәсе ала, рус-япун сугышында катнаша. Генштабның Николаев академиясен тәмамлый. Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша, 1914 елның декабрендә аңа полковник чины бирелә. 1916 елның гыйнварында 166нчы Ровно җәяүле полкы командиры итеп бил­ге­ләнә.

Аның батырларча үлеме хакында тарихи чыганакларда болай дип язылган: “1916 елның 20 июнендә рус армиясенең Көнбатыш фронтында һөҗүм операциясе барышында полковник Равил Сыртланов үз полкын дошманның ныгытылган позициясенә атакага юнәлтә, үзе байрак тотып, беренче булып окопка бәреп керә, шунда батырларча һәлак була”. Үлгәннән соң каһарман яугиргә генерал-майор дәрәҗәсе бирелә, ул Россия импе­риясенең иң югары хәрби бүләге — дүртенче дәрәҗә Изге Георгий ордены белән бүләкләнә. Моңарчы исә полковник Сыртланов хәрби хезмәтләре өчен дүртенче һәм өченче дәрәҗә Изге Анна, өченче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнгән була. Равил Сыртланов туган авылы Шланлыкүл зиратында җирләнгән. Әйтергә кирәк, мәрхүм Сыртлановларның каберләре биредә бер тирәдә урнашкан, һәрберсенә таш куелган. Үткән елда беренче Бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулу уңаеннан Бүздәк районы хакимияте ярдәме белән каберлекләр тәртипкә китерелде, кабер ташлары язмалары өйрәнелә.

Ачыклануынча, Шланлыкүл зиратында Ишбулды һәм Шаһихәйдәр Сыртлановлар, тоташ алганда бу нәселдән 12 кеше җирләнгән. Равил Сыртлановның кабер ташы яңартылып, аңа заманча төс бирелгән.

Нәсел вәкилләре үзгәртү

Шулай ук кара үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү