Шүлгәнташ (тыюлык)

ШүлгәнташБашкортстан Республикасындагы дәүләт табигать тыюлыгы. Федераль статуска ия. Көньяк Урал тауларының көнбатышында, Бөрҗән районының тау-урман бүлкәле чикләрендә урнашкан. Гомуми мәйданы — 22 531 гектар (225 кв. км).

Шүлгәнташ
Нигезләнү датасы 1958
Сурәт
IUCN тарафыннан якланучы зоналар төркеме категория МСОП Ia: строгий природный резерват[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Урын Башкортстан
Идарә итүче орган Русия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министрлыгы
Мәйдан 22 531 һектар
Рәсми веб-сайт shulgan-tash.ru
Әһәмиятле урын Иске Собхангол
Карта
 Шүлгәнташ Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Тыюлык 1958 елда Башкортстан тыюлыгының Агыйдел буе филиалы итеп оештырыла, ә 1986 елның 16 гыйнварында үзаллы тыюлыкка әйләнә. Аны оештыру өчен бу төбәктә саф токымлы бөрҗән чолык бал корты яшәве нигез була. Филиал кыргый бал кортларын саклаучы дөньядагы иң беренче зона[1].

Русиядәге ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә керүгә кандидат булып торучы "Алтын Чолык" белән бергә Шүлгәнташ тыюлыгы Башкорт Уралы комплекслы биосфера резерваты составына кергән[2].

Климаты үзгәртү

Гыйнварның уртача температурасы -16° С, июнь һәм июлнеке +16° С. Климат уртача континенталь, еллар кискен алмашынучан, явым-төшемнәр 270 тән 750 мм га кадәр. Рельеф таулы. Эре яфраклы һәм ылыслы-яфраклы катнаш урманнар бирелгән мәйданының 92 процентын били.

Әһәмияте үзгәртү

Шүлгәнташ тыюлыгы табигать саклаучы, гыйльми-эзләнүче һәм экологик-агартучы учреждение булып тора. тыюлыкта 90 тирәсе кеше эшли, шулар исәбендә 3 фән кандидаты, 2 аспирант һәм 5 фән хезмәткәре бар. Тыюлык библиографиясендә 900-дән артык эш, фәнни публикацияләр йөзгә якын. Ел саен тыюлыкта бөтен башкарган эш буенча «Табигать елъязмасы» дигән гыйльми хисап әзерләнә.

Тыюлыкта ясалма куышларда — чолыкларда һәм бүкән умарталарда — 138 бал корты гаиләсе, умарталыкларда — 242 бал корты гаиләсе карала. Дәүләт сак инспекторы да, бер вакытта ике урында эшләп, чолыкчылык белән шөгыльләнә. Башкортстанда тыелган башка нәсел бал кортларын кертүгә каршы тору «бөрҗән бал корты» генофондын пакъ көенчә саклап алып калуның төп проблема икәнен күрсәтә. «Бөрҗән бал кортының» популяциясен тотрыклы саклап калу һәм ареалын киңәйтү максатында 1997 елда «Алтын Чолык» (Золотая борть) заказнигы булдырылды. Якындагы территорияларда чолыкчылыкны үстерүгә җитди игътибар бирелә һәм тыюлыкны киңәйтү проекты карала. Чолык балының оста маркетингы чолыкчылыкны рентабелле итә барган саен, чолыкчылык башкортларның көнкүрешенә яңадан әйләнеп кайта.

Флора һәм фауна үзгәртү

Фаунаның иң киң танылган вәкиле — бөрҗән токымлы чолык кортлары.

Балыкларның 30 төре, җир-су җәнлекләренең — 5 төре, сөйрәлүчеләрнең — 6 төре, кошларның — 206 төре, сөтимәрләрнең — 61 төре очрый. Умырткасызларның якынча 1700 төре ачыкланган, шул исәптән күбәләкләр — 378, коңгызлар — 458.

Русиянең Кызыл китабына кертелгән төрләр саны 31, Башкортстан Кызыл китабына кертелгәне — 67 төр. Монда соры аю еш очрый. Кошлар фаунасы күп төрле.

Проблемалар да бар: төбәктә Аурупа чәшкесен америка чәшкесе кысрыклап чыгара бара. Йомагужа сусаклагычын төзү һәм климат җылынуы сәбәпле кайбер балыклар саны кимүе күзәтелә, мәсәлән: кызылбалык, инеш керкәсе, бәрде.

Үсемлекләр күп төрле һәм бай. 2009 елның башына 816 төр үрге үсемлекләр, 184 — мүк, 233 — лишайниклар, 117 төр гөмбә, 202 төр суүсемнәр һәм цианобактерияләр ачыкланган. 14 төр үсемлек Русиянең Кызыл китабына, 57 — Башкортстанныкына кертелгән.

Шүлгәнташ — уникаль мәдәни-тарихи объект үзгәртү

 
Шүлгән-таш мәгарәсе авызы

Башкорт халкының күп риваятләрендә һәм легендаларында телгә алына — мәсәлән, «Урал батыр» эпосында.

Тыюлык территориясендә уникаль карст Шүлгәнташ мәгарәсе урнашкан. Мәгарәнең озынлыгы 2,9 км тәшкил итә. Ул өч катлы, эчендә Шүлгән елгасы ага.

 
Шүлгәнташ мәгарәсе сүрәтләрнең күчермәсе

1959 елда тыюлык зоологы А. В. Рюмин Шүлгәнташ мәгарәсе эчендә палеолит эпохасыннан калган сурәтләрне ачкан. Анда мамонт, ат һәм башка җәнлекләр, катлаулы тамгалар, антропоморф фигуралар сурәтләнгән. Алар охра белән төшерелген. Соңгы заманча технологияләр ярдәмендә эзләнү аларның яше 19-39 мең ел дип билгели.

Тагын карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Башкирский заповедник // Заповедники европейской части РСФСР.
  2. UNESCO World Heritage Centre. Bashkir Ural - UNESCO World Heritage Centre. whc.unesco.org. 2016-03-17 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Бортевое пчеловодство // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 3-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Капова пещера // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Э. П. Позднякова, А. В. Лоскутов, Н. Н. Скокова. Башкирский тыюлык // Заповедники европейской части РСФСР. II / Под ред. В. В. Соколова, Е. Е. Строевого. — М.: Мысль, 1989. — С. 234-263.

Сылтамалар үзгәртү