Шри Чайтанья Сарасват Матх

Шри Чайта́нья Сарасва́т Матх (ШЧСМ; ингл. Sri Chaitanya Saraswat Math) — Һиндстанда 1941 елда Бхакти Ракшак Шридхара Госвами тарафыннан гаудия-вайшнавизм дәгъвасы максаты белән төзелгән халыкара индуист вайшнав оешма.[1]

Шри Чайтанья Сарасват Матх
Тармак religious congregations and associations[d]
Нигезләнү датасы 1941
Нигезләүче Шридхара Госвами[d]
Вәкиле Бхакти[d]

Нигезләү тарихы

үзгәртү

1937 елда Гаудия-матх нигезләүчесе — Бхактисиддханта Сарасватиның бу дөньядан китүеннән соң, аның попечительләре калган, алар аның ихтыяры буенча Миссиянең идaрә органын барлыкка китерергә тиеш булган. Әмма капма-каршы караш һәм бәхәсләргә күрә аның ихтыяры үтәлмәгән һәм Шри Чайтанья Матх бөтенлеген саклый алмаган. Һәм шунда Шридхара Госвами оешмадан китәргә булганː башкалар белән көрәшү өчен кемнең дә булса ягын алу аның кагыйдәләрендә булмаган.
Гаудия-матх таркалуыннан соң Шридхара Госваминың киң дәгъва алып бару өчен аеруча энтузиазмы булмаган һәм шуңа күрә ул башка миссияне барлыкка китерергә теләмәгән. Рухи борадәрләре үгетләүләренә карамастан Матхны калдырып ул бер ялгыз Вриндаванга барган һәм ай буена Говардхана калкулыгы янында торган һәм анда урдджа-вратаны (изге нәзерне) башкарып Говардхана-шиланы кабул иткән.
1941 елда кире Навадвипка кайткач, ул Шриюкта Сакхи Чаран Рай тарафыннан үз акчасына салам алачык белән җир мәйданчыгында Шри Чайтанья Сарасват Матхны нигезләгән һәм нәкъ менә шул салам алачыкка Говардхана-шила белән Шридхара Госвами беренче килгән. Ул вакытта Матх бары тик Ганга ярында салам алачыктан гыйбарәт булган. Матхның беренче бинасы ук 1943 елда төзелгән булган. Күпмедер вакыт Шридхара Госвами аерым яшәгән, шуннан соң бер тугъры Ориссадан тагын берничә кеше алып килгән. Соңыннан Миссиягә Б. С. Говинда Госвами (яшь вакытында Шри Гауренду брахмачари) һәм башка рухи борадәрләрː Госвами Махарадж, Мадхава Госвами кушылган. Тугърылар Матхка илнең төрле өлешләрендә иганә акча җыюда ярдәм иткән.

Исемнең мәгънәсе

үзгәртү

Матхы өчен «Шри Чайтанья Сарасват Матх» исемен сайлавын Шридхара Госвами шулай дип аңлаткан: безнең варислык сызыгы (сампрадая) — Брахма-Мадхва-гаудия-сампрадая булуына карамастан, ул аерып булмаслык итеп Чайтанья Махапрабху һәм гаудия-вайшнав сампрадаясын яңарткан һәм ныгыткан Шридхара Госваминың рухи остазы белән бәйле һәм шуңа күрә бу шәхесләрнең әһәмиятен чагылдырыр өчен Шридхара Госвами миссиясе һәм гыйбадәтханәсе өчен «Шри Чайтанья Сарасват Матх» атамасын биргән.

Нигезләүченең бу дөньядан китүеннән соң

үзгәртү

1988 елда Миссиянең нигезләүчесенең Шридхара Госваминың бу дөньядан китүеннән соң Шридхара Госваминың үзенең һәм Шри Чайтанья Сарасват Матхның вәкиле булып аның тарафыннан сайланган һәм якын өйрәнчек Бхакти Сундар Говинда Госвами булган.
Тиздән 2010 елда бу дөньядан китүдән соң васыять нәшер ителгән булган, анда Бхакти Сундар Говинда Госвами Ачарьялар Шурасы (аңа Ачарья Махараджа, Ашрама Махараджа, Авадхута Махараджа, Гири Махараджа, Джанардана Махараджа һәм Тривикрама Махараджа кергән) барлыкка китерү турында ихтыярын игълан иткән. Ачарьялар Шурасы хәзерге көнгәчә булдырылмаган.[2]

Россиядә Шри Чайтанья Сарасват Матх

үзгәртү

Россиядә ШЧСМ дәгъвасы 1990-ынчы еллардан бирле Россиядән АКШ-ына эмиграцияләгән гуру Шрила Бхакти Бимал Авадхут Махарадж (кабул ителүгә кадәр исеме — Григорий Аистов) җитәкчелеге астында алып барыла, 1996 елдан бирле Россиягә регуляр рәвештә хәзерге җитәкче — Бхакти Сундар Говинда Дев Госвами килә. Иҗтимагый-иганә оешмалары Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта (ашрам) барлыкка китерелгән, Новосибирскта, Томскта һәм Норильскта общиналары бар.[3][4][5].

Шулай ук карарга мөмкин

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Иваненко, С. И. (2008), «Вайшнавская традиция в России: история и современное состояние. Учение и практика. Социальное служение, благотворительность, культурно-просветительская деятельность», М.: Философская книга, ISBN 5902629411 
  • Ленков П. Д. Шри Чайтанья Сарасват Матх // Религии мира: словарь-справочник / Под ред. А. Григоренко. — СПб.: Питер, 2009. — С. 385—386. — 400 с. — 4000 экз. — ISBN 978-5-388-00466-6.

Сылтамалар

үзгәртү