Шри Кришна Шива гыйбадәтханәсе
Шри Шива Кришна Гыйбадәтханәсе (Тамил телендә:ஸ்ரீ சிவா கிருஷ்ணா கோவில்) ул төп Илаһы Вишну һәм Шива булган гыйбадәтханә. Гыйбадәтханәдә шулай ук күп башка Илаһлар бар.[1]
Гыйбадәтханә | |
Шри Шива Гыйбадәтханәсе
ஸ்ரீ சிவா கிருஷ்ணா கோவில் | |
Ил | Сингапур |
Төбәк / район | 31 Marsiling Rise, Singapore 739127 |
Кайсы дини агымга карый | Шива һәм Кришна Ходаена табыну |
Нигезләүче | Кунджукришнан |
Төзелеш еллары | ???—1962 ел |
Сайт | Рәсми сайт |
Тарихы
үзгәртү1962 елда Кунджукришнан әфәнде 832, Сембаванг юлында кечкенә җир мәйданын чистарткан һәм берничә изге урынны һәм Илаһны урнаштырып дога кыла башлаган. Биредә ял итү өчен такси йөртүчеләре җыелган. Кунджукришнан әфәнде үлеменнән соң, Велаютһам бу мәйданны чистарткан һәм күбрәк Илаһлар китергән. Вакыт узу белән гыйбадәтханә “Шри Шива-Кришна Гыйбадәтханәсе” дип аталган. Гыйбадәтханәгә күбрәк һәм тагын да күбрәк тугърылар килү белән һәм иганә җыелу белән гыйбадәтханәнең әйләнә-тирәсе чиста булып тотыла башлаган бу гыйбадәтханәгә дәрәҗәле кыяфәт бирә башлаган. 1982 елда гыйбадәтханә Марсилинг Калкулыгына күчерелгән булган. Җир мәйданы якынча 25 000 фут. Гыйбадәтханә белән 1982 елдан 1987 елга кадәр төрле комитетлар идарә иткән. 1987 елда гыйбадәтханә белән яңа комитет идарә итә башлаган һәм ачу церемониясен башкарган. 1987 елның 9 декабрендә “Шанку Штһапанам” церемониясе башкарылган булган һәм шуннан соң гыйбадәтханәнең чын төзелеше башланган булган. Гыйбадәтханәнең беренче изгеләштерү церемониясе 2008 елның 23 мартында булган.[2]
Гыйбадәтханә Илаһлары
үзгәртүГыйбадәтханәнең Илаһлары шулардыр:[1]
- Шри Винаягар,
- Шри Шива-Кришнар (Төп Илаһ),
- Шри Муруган,
- Шри Дурга, Шри Лакшми һәм Шри Сарасвати,
- Шри Рамар, Шри Ситһаи һәм Шри Лакшманар,
- Шри Анджанейяр,
- Айяппан,
- Шри Мариамман,
- Шри Периячи,
- Шри Идумбар,
- Шри Нагамма,
- Шри Дакшинамурти,
- Шри Вишванатһар һәм Висалакши,
- Шри Нандһишварар,
- Шри Каруппар,
- Шри Мунишварар,
- Шри Мадураи Виран,
- Шри Баиравар,
- Шри Чандикешварар һәм
- Наваграхаларга табыну
Иҗтимагый эшчәнлек
үзгәртүГыйбадәтханә комплексында иҗтимагый, белем бирү һәм мәдәни эшчәнлек бара. План буенча күп пуджалар һәм һомамнар башкарыла.[3] Гыйбадәтханә тарафыннан тәкъдим ителгән хезмәтләргә түбәндәгеләр керә
- Бина эчендә хезмәт
- Бина тышында хезмәт
- Кухня хезмәтләре
- Өйләнү церемонияләре, һ.б.
Шулай ук карарга мөмкин
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2012-04-18, retrieved 2020-04-28
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-04-18, retrieved 2020-04-28
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-04-18, retrieved 2020-04-28