Анджана

Мәгънәләр бите Викимедиа проектында

Анджана (Анчанаи, Анджани, Анджати, Анджанейя яки Сваха) Ходай Хануманның әнисе, "Рамаяна" Һинд эпосы каһарманнарының берсе.
Риваять юрамасы буенча Анджана "Пунджикастала" исемле апсара булган, ул Җирдә ванара принцессасы булып туган һәм ванара җитәкчесе Кесарига кияүгә чыккан. Җил Ходае Вайю Ходай Шиваның илаһи көчен Анджананың карынына илткән, һәм шулай итеп, Хануман Ходай Шиваның инкарнациясе булып туган.[1][2]

Анджани баласы Хануман белән (бронза - Палава чоры). Анджаниның ире - Кесари. Балалары - Хануман.

Химачал Прадешта Анджана Алиһәсенә гаилә алиһәсенә буларак табыналар. Дхармшала янында "Масрер"да аңа багышланган гыйбадәтханә бар. Шри Анджана килгән һәм монда берникадәр вакыт булган дип ышаныла. Мондагы кешеләрнең берсе өйрәнеп, аның чын идентиклыгын башка авыл кешеләренә ачкан, бу аның теләгенә каршы булган. Тиздән ул киткән, әмма шул авыл кешесен ташка әвердергән, ул гыйбадәтханә тышында һаман да тора. Аның ваханасы (атланган хайваны) чаян булган, шулай итеп ышанучылар Анджанага чаян чаккач табыналар.

Популяр мәдәнияттә үзгәртү

Анджана берничә фильмда һәм ТВ сериалында сурәтләнгән,

Ел Исем Канал Ил Актёрлар
1976 Баджрангбали (фильм) Һиндстан Дурга Кхоте
1997 Джай Хануман DD National Һиндстан Пхалгуни Парех
2005 Хануман (2005 фильм) Һиндстан
2010 Джай Джай джай Баджрангбали Сахара Бер Һиндстан Апарна Таракад
2015 Санкатмочан Махабали Хануман Sony Entertainment Television Һиндстан Барха Бишт Сенгупта

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Pollet, Gilbert (January 1995). Indian Epic Values: Ramayana and Its Impact: Proceedings of the 8th International Ramayana Conference, Leuven, 6–8 July 1991 (Orientalia Lovaniensia Analecta). Peeters. ISBN 978-90-6831-701-5. 
  2. Gopal, Madan (1990). K.S. Gautam. ed. India through the ages. Publication Division, Ministry of Information and Broadcasting, Government of India. p. 68.