Пандит Шри Кришна Шарма - ул 1926 елда Һиндстаннан, Раджкоттан Фиджига килгән Арья Самадж дәгъвачысы булган. Ул сәләтле чыгыш ясаучы һәм дини җырлар җырлаучы булган. Ул Фиджида Арья Самадж хәрәктенә дәрт өстәгән. Аның йогынтысы астында Фиджида Арья Самадж мәктәпләре һәм гыйбадәтханәләре нигезләнгән булган. Ул Фиджида барлык Һиндуларны берләштерү максаты өчен Һинду Маһа Сабһасын нигезләгән. Ул шуддһи (Һинд диненә кире кайту) яклы һәм бу Фиджида Мөселманнар һәм Христианнар белән конфликтка китергән. Шарма шулай ук ай саен чыга торган Һинди телле Ведик Сандеш газетасын башлаган.[1] Ул Һиндстанга 1929 елда кайткан һәм Фиджи Хөкүмәте аңа кире кайтырга рөхсәт бирмәгән. 1956 елда ул Фиджига Фиджида Арья Самаджның Алтын Юбилеенда катнашыр өчен кайткан. Ул Сувада Даянанд Англо-Ведик Мәктәпләре Системасын һәм Надида Арья гыйбадәтханәсен нигезләгән.[2]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Фиджида Арья Самадж

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Kanwal, J. S. (1980). A Hundred years of Hindi in Fiji. Suva, Fiji: Fiji Teachers Union. p. 92. 
  2. Vidyalankar, Nardev; Manohar Somera (1975). Arya Samaj and Indians abroad. New Delhi, India: Sarvadeshik Arya Pratinidhi Sabha. p. 125.