Шоңкар (лат. Falco rusticolus) — лачынсыманнар отрядындагы лачын кошлар гаиләлегенең кошы.

Falco rusticolus

Лачыннардан иң зуры. Иркәкнең массасы 1 кг дан аз гына артык, тешенең — 2 кг га кадәр. Себер шоңкары ачык төстәге (Лапландия шоңкарыннан аксылрак). Аяклары сары. Очу бик тиз. Шоңкар шаһинга охшаган, әмма гәүдәсе зуррак һәм койрыгы озынрак.

Төркиләр изге дип санаган һәм кулга ияләштереп сунарда файдаланган кош. Ауга өйрәтелгән яшь бөркетне һәм лачынны күп кенә төрки халыклар балабан яки әтәлге дип атаганнар, ләкин татарда: “Әтәлге шоңкар булмас” дигән мәкаль дә бар. Лачынның бер төре тырантай да ау кошы итеп кулланылган. Үзбәкләр очарга өйрәнүче яшь лачынны “очырма” (“учирма”) дигәннәр.

Татар әкиятләрендә Сонгур хан-кошлар патшасы. Электә Казанда шоңкарчылар (Соколовая) урамы да булуы билгеле.

Борыңгы чыганакларга караганда, шоңкар белән ауда йөрү татар ханнары арасында да таралган була. Хикәятләрдә «кош чөймәгә ау аулай» гыйбарәсе очрый. Лачын җибәреп аулауны лачын салу дигәннәр. Ау кошларына нисбәтле терминология дә эшләнгән булган. Мәсәлән, “тугры” (“тур”, “тургач”) — ау кошын (лачын, бөркет) кундырып йөртә торган агач; “томага” — cунар шонкарының башына кидерелә торган көн башлык яки “тумак” — ау кошларының калфагы. Хан яки кенәзләр ауга чыкканда бөркетләрне карый торган кешене “кошчы” һәм “кош бәге” дип атаганнар.

Мәкальләр үзгәртү

  • Хан баласы ханга охшар, балабан шоңкарга охшар
  • Һәр мөгезле — кучкар түгел, һәр канатлы — шоңкар түгел
  • Шоңкар юкта ябалак мәйдан тотар
  • Ябаганы мактау белән тулпар булмас, ябалакны сыйпау белән шоңкар булмас

Чыганаклар үзгәртү

А. Тимергалин. Миллият сүзлеге // Казан утлары(үле сылтама)