Әтәлге (дала лачыны, лат. Falco cherrug) — лачын кошлар гаиләлегеннән ерткыч кош. Урман-дала һәм дала зонасында, Евразия тауларында яши. ТР территориясендә сирәк очрый торган төр. Көньяк-көнчыгыш районнарда күренә. Оялау ареалының төньяк чиге Нократ елгасының түбәнге агымдагы үзәне буйлап үтә. 5 пардан артык ояламый. Апрельдән сентябрьгә кадәр очрый.

Falco cherrug
Әтәлге йомыркасы

Тасвирлау

үзгәртү
 
Мәскәүдә шумкар күнегүләре

Озынлыгы 60 см га, канат җәеме 130 см га кадәр җитә[1]. Каурый капламы сырт өлешендә соргылт көрән, корсагында көрән яки кара чуарлы җирән-ак. Оясын агачларда ясый, еш кына башка кошларның ояларын да файдалана. Кара нокталы 3–5 кызгылт-көрән йомырка сала. Ябылып яшәгәндә дә үрчи. Вак имезүчеләр, кошлар белән туклана. Кырларда вак кимерүчеләрне юк итеп файда китерә. Күп кенә халыкларда, шул исәптән татарларда да элек-электән ау кошы буларак файдаланылган.

Татарстан кызыл китабына кертелгән.

Таралуы

үзгәртү

Себернең көнчыгышындагы тауларда, Байкал алдында 55нче параллельгә кадәр, Байкал арты, бөтен Казакъстан территориясе буйлап, Урта Азиядә таралган [2][3]. Берничә йөз кош Урта һәм Көнчыгыш Европада (Венгрия, Румыния, Балкан илләре) яши. Төркмәнстанда юкка чыккан кош[4].

Октябрь башында күчешләре күзәтелә. Монголия чигендә, Селенга даласында зур тупламнар барлыкка китерәләр.

Казакъстанда бөтен ил буйлап очрый, Алтай һәм Тянь-Шань тау алларында кышлый.[5]

Бөтен җирдә дә сирәк кош. 1990 елдан Галичья Гора тыюлыгында әтәлгеләр үрчетү өчен питомник оештырылган.

Этимология

үзгәртү

Рус телендәге балобан (балабанъ) сүзе А. Г. Преображенский[6] сүзлегендә "зур карчыга" дигән мәгънәле себер диалекты сүзе буларак искә алына. "Советлар Союзы кошлары" җыентыгы авторлары бу атама XVIII гасырга кадәр билгеле булган диа саныйлар, һәм бу атама фарсы телләреннән килеп чыккан дип фаразлыйлар. Иран лачын белгечләре бу күчмә кошларны balaban, ә утырма популяцияне sharg (шарг) дип атый. Шарг сүзе һинд телендәге «cherrug» атамасына охшаш, ә аннан латин исеме килеп чыккан[7]. Бу кошларның рус телендәге атамасы төрки телләрдән алынуы ихтимал, анда охшаш мәгънә һәм семантикалы берничә сүз очрый: "зур" мәгънәсендә balaban, «көчле, батыр» мәгънәсендә balban[8].[9] Балапан ногай теленән "чеби" дип тәрҗемә ителә, лачынның томшык алды чебиләрнекедәй сары.

Туклану

үзгәртү

Туклану нигезе - вак имезүчеләр - чыелдыклар, йомраннар, көньяк өлкәләрдә эре кәлтәләр. Җирдә һәм һавада кошлар: көртлекләр, күгәрченнәр, эре чыпчыксыманнарны тота.[10].

Оялау урыннарында апрельдә пәйда булалар. Кыяларда, дала калкулыкларында башка кошларның (карга, козгын, карчыга) иске ояларында урнашалар. Иске ояларны коры ботаклар белән төзәтәләр, хайван мамыгы, кипкән йомран тиреләре салалар. Ана кош 3-5 кызыл-көрән йомырка сала һәм алар өстендә бер ай утыра. Бу вакытта аны ата кош ашата.

Кошчыкларга вак кошлар, йомраннар, чыелдыклар, басу тычканнары ашаталар. Бер ярым айдан алар очарга өйрәнә.

Галерея

үзгәртү

Шулай ук кара

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Гиляров (ред.), 1986
  2. Гаврилов Э. И. и др. Птицы Казахстана. — Алматы, 2005.
  3. Гаврилов Э. И. Фауна и распространение птиц Казахстана. — Алматы, 1999.
  4. Falco cherrug (Saker, Saker Falcon). www.iucnredlist.org. 2018-03-11 тикшерелгән.
  5. Сокол балобан - Птица года 2020. Казахстанская ассоциация сохранения биоразнообразия (2020-01-13).
  6. Преображенский А. Г. Этимологический словарь русского языка в 3 томах — М.: Изд-во иностр. и нац. словарей, 1959
  7. Дементьев Г. П. Отряд хищные птицы // Птицы Советского Союза. М.: Сов. наука 1951. Т. 1.
  8. Юдахин К. К. Киргизско-русский словарь в двух томах. М., 1965
  9. И. Г. Лебедев, В. М. Константинов. Значение и этимология некоторых русских названий хищных птиц и сов фауны России. III конференция по хищным птицам Восточной Европы и Северной Азии: Материалы конференции 15—18 сентября 1998 г. Ставрополь: СГУ, 1999. Часть 2. C. 80—96.
  10. База данных «Позвоночные животные России»: балобан. әлеге чыганактан 2021-04-13 архивланды. 2024-05-18 тикшерелгән.