Чыпчыксыманнар

Чыпчыксыманнар отряды (лат. Passeriformes L., 1758[1][2][3][…]) - төрләр саны ягыннан иң күп санлы отряд. Бүгенге көндә оттрядта 5 меңнән артык төр исәпләнә, бу- дөньяда фаунасындагы барлык кошларның 60% тәшкил итә. Чыпчыксыманнарның вәкилләре зур түгел. Башлары кечкенә. Томшык формасы күптөрле, түбәнге очлыклары 4 бармаклы. Бармак очларында үткен тырнаклары бар. Урманда, агачларда һәм куакларда яшиләр, ачык урыннарда- далаларда, кеше торагында якын урыннарда очрыйлар. Ата затлар ана затларга караганда эрерәк. Уртача поясларда яшәүче кошлар күчмә, тропик илләрдә яшәүчеләре утрак, кайчак күчеп йөрүче.

Чыпчыксыманнар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Passeriformes L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг тәртип[1][2][4][…]
Югарырак таксон Psittacopasserae[d]
Башлану вакыты 52500 тысячелетие до н. э.
Коллаж
Commons-logo.svg Чыпчыксыманнар Викиҗыентыкта

Каурыйлары каты, канатлары уртача озынлыкта. Ата затлар ана затларга караганда ачыкрак төстә. Ләкин купшыл, күкшә, саескан, урман тургае, камыш чыпчыгы һәм тагын кайбер кошларда ата һәм ана затларның төсләре бертөрле диярлек. Сыерчыклар, песнәкләр, нарат чыпчыклары, чебенче кошлар,чәберчекләр үрчү чорында парлашалар. Алар үрчү чорында билгеле бер оя территорияләендә урнашалар. Ал сыерчыклар, яр һәм шүһәр карлыгачлары, кара каргалар, чыпчыклар, миләш чыпчыклары колонияләр булып оялыйлар. Отрядта төрле азык белән тукланучы кошлар да бар. Козгын, ала карга, кара карга, саесканнар тычкансыман кимерүчеләрне, бакаларны, хәтта вак кошларның йомыркаларын һәм кошчыкларын да ашыйлар. Бөртек белән тукланучы кайбер кошлар, культуралы үсемлекләрнең орлыкларын ашап, кешехуҗалыгына сизелерлек зыян китерәләр.

ИскәрмәләрҮзгәртү