Шовинизм

(Шовинист битеннән юнәлтелде)

Шовинизм (франц. chauvinisme) — терминның оригиналь һәм төп мәгънәсендә, милләтчелекнең иң чик формасы, берәүләрнең үз милләтен башка милләтләрдән өстен куеп, башка милләт вәкилләрен кимсетү[1], аларның җирләрен басып алуны һәрьяктан аклау пропагандасы алып бару. «Шовинизм» термины француз язучысы T. Коньяр комедиясендәге Никола Шовен исемле персонажга бәйләнгән. Персонажның прототибы (шул исемдәге француз солдаты) Наполеонны күккә чөеп йөргән булган.

Шовинизм
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Шовен, Николя[d]
 Шовинизм Викиҗыентыкта

Термин мәгънәсе үзен берәр сәяси төркем белән билгеләгән кешенең анарга чамадан тыш тарафдарлыгын, аеруча көндәш төркемнәргә карата начарлык теләү яки күрәлмаучанлык хисләре булганда.

Соңгы арада ирләр шовинизмы термины киң тарала башлый.[2]

Милләтчелек мәгънәсендә үзгәртү

Шушы күренешне төрле илләрдә төрле терминнар белән атый башлыйлар. Мәсәлән, Англиядә джингоизм термины Россия белән Төркия арасында сугыш барган елларда (1877—1878) барлыкка килә (Россиягә үтә каршы торучы «патриотларны» джингоистлар дип атаганнар). Ләкин шовинизм, иң киң таралган һәм иң тискәре күренеш буларак, бөек державачылыкта таныла. Ул «бөек» милләтләрнең башка халыкларны үзләренә буйсындыруын, аларны мөстәкыйльлектән мәхрүм итүен аңлата.

Мәсәлән, Беренче бөтендөнья сугышына хәтле Россия үзенә буйсындырылган дәүләтләрне «халыклар төрмәсенә» әверелдерә. Икенче бөтендөнья сугышы елларында бөек державачыл шовинизм сәясәтен Алмания фашистлар партиясе уздыра башлый. Немец милләте иң югары раса дип игълан ителә, башка халыклар, бигрәк тә славяннар һәм яһүдләр, «түбән раса» дип бәяләнә, һәм төрле концлагерьларда юк ителүгә дучар була.

Ирләр шовинизмы үзгәртү

Сексизм кебек үзгәртү

Ирләр шовинизмы ир кешеләрнең хатын-кызлардан өстен булу ышанычы, аеруча интеллект ягыннан. Өстәмә билгеләмә булмаган шовинизм термины сексизм контекстында кыз-хатын шовинизмга караганда ешрак ир кешеләр шовинизмына карата кулланыла.

"Ир кешеләрнең шундый кыланышлары еш кыз-хатыннар янында туган болганыш хисләреннән арыну өчен аңсыз кулланылган ритуал белән бәйләнелә." [3]

Ир кешеләр шовинизмы феминист хәрәкәтенең барлыкка килүеннән күпкә иртәрәк күзәтелә башлана, һәм эзләнүләр расачылык һәм [[:en:religious persecution|дини карашлар нигезендә җинаять кылу (ингл.)]] кебек үк озактан таралган ышаныч һәм гамәлгә кергән кыланыш булуын күрсәтә.[4][5]

Дини-мәдәни һәм географик таралышы үзгәртү

Ир кешеләр шовинизмы күп мәдәниятләрдә пәйда була. Яһүдилек дини традицияснең классик төшенчәсе, Христианлыктагы ир кешеләрнең өстенлек комплексы өчен озактан тәнкыйтьләнә. Гарәп традициясе кыз-хатыннарның үзләрен түбәнчелек белән тотуларын көтә, аларның җәмгыяви нормасы буларак кыз-хатыннарга кешеләр арасына чыкканда үз битләрен һич күрсәтмәскә кирәклеген алга сөрә. Ислам дине (иң азыннан номиналь яктан) ир кешеләрнең шовинизмын тоеп, җенесләрнең тигез булуын ассызыкласа да,[6] ислам гадәтләрен тотучы мөселманнар күпләп яшәгән яки шәригать кануннары гамәлдә булган илләрдә һәм территорияләрдә кыз-хатыннарының статусы XXI гасырда да бик түбән кала бирә. Һинд дине һәм Һинд мәдәни практикасы кыз-хатыннарның статусын кискен билгеләмәсә дә, күп консерватив лидерлар һәм гурулар рәсми буларак хатын-кызларның түбәнчелеге турында либеральрәк һиндлеләр белән сүз[7] һәм гамәли [8] бәрелешләргә китерүче карашларын алга сөрүен дәвам итә[9].

Әдәбият үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. en:Oxford English Dictionary
  2. The Columbia Guide to Standard American English. http://www.bartleby.com/68/24/1224.html. Retrieved 4 December 2008. "Chauvinism is "fanatical, boastful, unreasoning patriotism" and by extension "prejudiced belief or unreasoning pride in any group to which you belong." Lately, though, the compounds male chauvinism and male chauvinist have gained so much popularity that some users may no longer recall the patriotic and other more generalized meanings of the words." 
  3. Korda, Michael. Male Chauvinism! How It Works. New York: Random House, 1973. Print.
  4. Turkel, Ann Ruth. Reflections on the Development of Male Chauvinism. American Journal of Psychoanalysis, 52.3 (1992): 263. Web. 31 Jan 2012.
  5. Lloyd, Cynthia B., ed. Sex, Discrimination, and the Division of Labor. New York: Columbia University Press, 1975. Print.
  6. Sigal, Phillip. “Elements of Male Chauvinism in Classical Halakhah.” Judaism 24.2 (1975): 226-43. EBSCO Online Database. Web. 1 Mar 2012.
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-01-21, retrieved 2013-02-04 
  8. http://www.indianexpress.com/news/postdelhi-gangrape-comments-asaram-bapus-camp-vandalised-visit-to-kumbh-mela-opposed/1057538
  9. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-01-13, retrieved 2013-02-04