Шакир Төхвәтуллин

Төхвәтуллин Шакир Динислам улы (16 декабрь 1894 ел7 декабрь 1937 ел) — Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе. Башкортстан автономиясенең Дыван кантоны башкарма комитеты рәисе (1918), Башкорт АССРның авыл хуҗалыгы халык комиссары.

Шакир Төхвәтуллин
Туган 16 декабрь 1894(1894-12-16)
Салават районы
Үлгән 7 декабрь 1937(1937-12-07) (42 яшь)
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Шакир (Мөхәммәтшакир) Динислам улы Төхвәтуллин 1894 елның 16 декабрендә Уфа губернасы Златоуст өязе Мырзалар улусы (хәзерге Башкортстан Республикасы Салават районы) Аркавыл авылында туган. Милләте буенча башкорт[1].

Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, аннары Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укый. Соңыннан ярты еллап патша армиясендә хезмәт итә.

1917 елда Башкорт милли-азатлык хәрәкәтенә кушыла. 1918 елда Башкортстан автономиясенең Дыван кантоны башкармасы рәисе, кантонның хәрби башлыгының ярдәмчесе вазифаларын башкара. Ирекле отрядлар оештыруда катнаша, башкорт регуляр частьларында халыкны мобилизацияләү белән шөгыльләнә[2].

1919 елның гыйнварыннан Башкорт хөкүмәтендә эшли. 1919 елның 16 февралендә Башкорт корпусының штабы Шакир Төхвәтуллинны махсус уполномоченный буларак 5нче Башкорт укчылар полкына башкорт командованиесенең Кызыллар ягына күчү турындагы приказны игълан итү өчен җибәрә. 5-нче полк солдатлары аны I Бөтен Башкорт хәрби съездына делегат итеп сайлый.

1919 елның февраленнән Башревкомның мәгълүмати-агитацион бүлеге мөдире Сәетгәрәй Магазовның урынбасары вазифасын башкара. Март аенда Аллабирде Ягафәров белән бергә Уфада көнчыгыш фронтның азык-төлек буенча баш комиссары карамагында эшли, республика халкын икмәк белән тәэмин итү эше белән шөгыльләнә[2].

1919 елның августында Дыван кантоны хәрби комиссары итеп куела һәм кантревком әгъзасы итеп сайлана. 1920 елның гыйнварыннан Аргаяш кантоны хәрби комиссары вазифасын үти.1920 елның маенда РКП(б)-ның Башкортстан өлкә комитеты Президиумы агъзалыгына кандидат итеп сайлана.

1920 елның 19 маенда Мәскәү үзәк властьлары бер яклы кабул иткән «Автономияле Совет Башкорт Республикасының дәүләт корылышы турында» карары белән риза булмавын белдерә һәм башка хөкүмәт әгъзалары белән бергә отставкага китә. 1920 елның июнендә Төркестанга юллана.

1921 елда Башкортостанга кайта, АСБР Халык мәгарифе комиссариатында эшли. Аннары Мәскәүдә Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатында (Наркомнац) Башкортстан вәкиленең урынбасары вазыйфасында була. 1924-1925 елларда ВЦИК Президиумы янындагы АСБР вәкиленең урынбасары булып эшли[2].

1925 елның Башкортостанга эшкә кайта, Башкорт АССРның авыл хужалыгы халык комиссары вазифасын башкара. Әмма тиздән Вәлидов хөкүмәтендә аклар ягындагы эшчәнлеге өчен РКП(б)-дан чыгарыла. Соңыннан «Башкоопхлебсоюз» оешмасында элемтә бюросы сәркатибе булып эшли башлый.

1930 елның 19 гыйнварында кулга алына, 58-13 статья буенча гаепләнеп, 5 елга иректән мәхрүм ителә. 1991 елның 14 февралендә аклана[1].

1937 елның 19 октябрендә янә кулга алына. 58-2, 58-6, 58-7, 58-8, 58-10, 58-11 статьялары буенча гаепләнә һәм 1937 елның 7 декабрендә атыла. 1956 елның 30 июнендә аклана[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Тухватуллин Шакир Динисламович // Книга памяти жертв политических репрессий Республики Башкортостан. Т. 5. — Уфа, 2005. — С. 106.
  2. 2,0 2,1 2,2 Ярмуллин А. Ш. . — ISBN 978-5-295-06659-7.