Шайенн теле (үз атамасы — Tsêhesenêstsestotse, Инглиз телендә - Cheyenne language}}) — Төньяк Американың җирле теле, ул Монтана һәм Оклахома штатларында таралган. Башка алгонкин телләре кебек үк агглюнатив морфологиясенә ия.

Рус телендә бу телнең башка атамалары да кулланыла — «чейенский язык» и «шейенский язык».

Язмасы — на основе Латин әлифбасы нигезендә.

Классификациясе үзгәртү

Шайенн теле алг гаиләсе составында алгонкин төркеменә керә (алгонкин тигезлек суб-төркеме).

Гадирәк итеп әйткәндә алгонкил телләре күбрәк территориаль, ә генетик берләшмә булып тора.

Безнең көннәрдә таралышы һәм кулланышы үзгәртү

 
АКШ-ында Шайен теленең таралышы.

Шайенн теле Төньяк Шайеннар Резервациясендә Калып:Нп4 Монтана һәм Оклахома штатларында таралган. Согласно данным марта 2013 елда, бу резервациядә 10050 Шайенн кабиләсе әгъзалары язылган, шуларның якынча 4939 кешесе шунда яшәгән. Якынча чиреге (1700 кеше) өйдә Шайен телендә сөйләшкән — күбесенчә, өлкәннәр.

Монтана штатында Шайен теле «билгеле куркынычта» һәм Оклахома штатында «зур куркынычта» дип санала. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, Монтанада шул телдә сөйләшүче якынча 1700 кеше яши, шул ук вакытта Оклахомада өлкән яшьтәге 400 шул телдә сөйләшүче генә калган. АКШ-ының башка штатларында ничә сөйләшүче турында мәгълүмат юк.

2017 елда төшерелгән «Дошманнар» фильмында Шайенн телендә диалог бар. Фильмны төшергән режиссёрлар Шайеннар мәдәниятен һәм телен яхшы белгән кешеләрне яллаганнар, бу диалогның чын булуы өчен ясалган булган.

Калып:Иновики

Фонологиясе үзгәртү

Шайенн фонологиясе артык катлаулы түгел. Сузыклар өчәү генә, әмма шуларның һәрберсе өч тонның берсе ярдәмендә әйтелергә мөмкин: югары (мәсьәлән, á), түбән (мәсьәлән, a) һәм тавышсыз (мәсьәлән, ė). Шулай ук ике өстәмә тон варианты бар: урта (мәсьәлән, ā) һәм менүче-югары (мәсьәлән, ô). Тоны еш кына язуда күрсәтелми, гәрчә аларны күрсәтү өчен диакритик тамгалар кулланыла.

Шайенн орфографиясе 14 хәрефтән тора, һәм саф фонема системасы да, фонетик транскрипциясе булып тормый; бу лингвист Уэйн Леман (Инглиз телендә. Wayne Leman), күбрәк «әйтелеш орфографиясе» булып тора. Башка сүзләр белән бу язманың практик системасы, ул дөрес язуны гадиләштерер өчен ясалган.

Тартыклар
Билабиаль Денталь Постальвеоляр Веляр Глотталь
Шартлаучы p t k ʔ
Фрикативные v s ʃ (x) h
Носовые m n
Сузыклар
Алгы рәт Урта рәт Арткы рәт
Урта күтәрелеш e o
Аскы күтәрелеш a

Грамматикасы үзгәртү

Шайенн телендә гыйбарәнең катнашучылары аерым алмашлыклар булып түгел, ә алмашлыкларның фигыль аффикслары булып тора. Алмашлыклар системасында Алгонкин телләре өчен гадәти хасиятләр кулланыла: өч грамматика заты (1-енче, 2-енче һәм 3-енче), һәм шулай ук «ераклашкан өченче зат» кулланыла; ике сан (берлек һәм күплек); җанлану (җанланган һәм җанланмаган затлар); инклюзив һәм эксклюзив "без" алмашлыклары («синең белән без/синсез без»). «Ераклашкан өченче зат» — без хәзер игътибар бирми торган зат; әгәр дә сөйләшүдә ике күбрәк өченче зат кулланылса, аларның берсе «ераклашкан» була. Әгәр «ераклашкан зат» — җанлы объекты булса, бу -o яки -óho маркеры белән күрсәтелә. Ераклашкан затның билгеле маркерларын шулай ук фигыльләр дә ала.

Алмашлык аффикслары үзгәртү

ná- — 1-енче зат;

né- — 2-енче зат;

é- — 3-енче зат.

Күрсәтелгән 3 префикс төрле суффикслар белән берләшеп төрле алмашлык аермаларын күрсәтә ала. Мәсьәлән, ná- префиксы фигыльдә -me суффиксы белән берләшеп берлек сан 1-енче зат эксклюзивны күрсәтә ала («синсез без»), мәсьәлән nátahpetame — мисалында «без ЭКСКЛ зурлар».

Тарихи үсеш үзгәртү

Башка Алгонкин телләре кебек үк, Шайенн теле реконструкцияләнгән пра-телдән үскән, ул прото-алгонкин теле дип атала. Прото-алгонкин теленнән хәзерге Шайенн теленә юлында шактый катлаулы булганнар, мәсьәлән, прото-алгонкин сүзе *erenyiwa — «ир» Шайенн сүзе hetaneга:

  • башта прото-алгонкин -wa суффиксы төшеп калган (*erenyi);
  • сузыкларның геминат дәвамлыгы -yi- /i/-га кадәр гадиләшкән (*ereni);
  • PA */r/ /t/-га алмашкан (*eteni);
  • башлангыч сузык алдында /h/ өстәлгән (*heteni);
  • сузыкларның икеләтә күчеше булган (hetane).

Лексика үзгәртү

Шайенн сүзләрнең мисаллары (реконструкцияләнгән протоалгонкин формалары белән):

  • ame (ПА *pemyi — «май»);
  • he’e (ПА *weθkweni — «аның бавыры»);
  • hē'e (ПА **eθkwe·wa — «хатын-кыз»);
  • hetane (ПА *erenyiwa — «ир кеше»);
  • ma’heo’o («изге рух, Ходай»);
  • matana (ПА *meθenyi — «сөт»).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Marianne Mithun. 1999. The Languages of Native North America. Cambridge Language Surveys. Cambridge: Cambridge University Press.

Сылтамалар үзгәртү