Шабданбай Абдыраманов

Кыргызстанның халык язучысы

Шабданбай Абдыраманов (кырг. Шабданба́й Абдырама́нов, 1930 елның 24 декабре, СССР, РСФСР, Кыргыз АССР, Ош районы, Кыз-Күл ― 1998 ел, Кыргызстан, Бишкәк) ― шагыйрь, прозаик, драматург һәм тәрҗемәче. Кыргызстанның халык язучысы (1995)[1]. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1958 елдан).

Шабданбай Абдыраманов
кырг. Шабданба́й Абдырама́нов

Тугач бирелгән исеме: Шабданбай Абдыраманов
Туу датасы: 24 декабрь 1930(1930-12-24)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Кыргыз АССР , Җәлал-Абад өлкәсе , Ош районы, Кыз-Күл
Үлем датасы: 1998(1998)
Үлем урыны: Кыргызстан, Бишкәк
Милләт: кыргыз
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Кыргызстан байрагы Кыргызстан
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 19491998
Юнәлеш: поэзия, драматургия, проза
Жанр: шигырь, поэма, роман, повесть
Иҗат итү теле: кыргыз теле
Дебют: «Серле гөмбәз» (1950)
Премияләр: Кыргызстанның халык язучысы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1930 елның 24 декабрендә Кыргыз АССРның Ош районы (хәзер Кыргызстанның Җәлал-Абад өлкәсе Сузак районы) Кыз-Күл авылында крестьян гаиләсендә туган. 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. 1948 елда Җәлал-Абад педагогика училищесын, 1950 елда А. С. Пушкин исемендәге Җәлал-Абад укытучылар институтын кызыл дипломга тәмамлый, шуннан соң 2 ел укытучы булып эшли. 1952―1959 елларда ― Кыз-Күл урта мәктәбе директоры[2]. 1959 елда читтән торып Кыргыз дәүләт университетының (1993 елдан Кыргыз милли университеты, 2002 елдан Йосыф Баласагунлы исемендәге Кыргыз милли университеты, ky) филология факультетын тәмамлаган. 1953 елда КПССка керә [3], 1958 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы [2].

1959 елда Ош педагогика институтында укытучы булып эшли.

1961―1964 елларда Мәскәүдә Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы әдәбият курсларында укый.

1964 елдан ― Кыргызстан Язучылар берлегенең Ош өлкә бүлекчәсе әдәби консультанты, 1966 елдан җаваплы секретаре.

Алга таба Ош өлкәсе «Ленин жолу» (тат. Ленин юлы) газетасы корреспонденты. Кыргызстан көньягы экологиясен яклаган очерклар белән актив чыгыш ясый[2].

1993 елда аңа Кыргызстанның халык язучысы исеме бирелә.

1998 елда Бишкәктә вафат була.

«Солдат» хикәясен татарчага Яхъя Халитов тәрҗемә иткән (1972).

Иҗаты үзгәртү

Беренче шигырьләре матбугатта 1949 елда басыла башлый[3]. 1957 елда аның «Май төнендә» исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы чыга, 1959 елда икенче шигъри җыентыгы «Торналар» басыла. 1960 елдан башлап ул «Хөкем», «Таныш кешеләр», «Арсланбап аймагында», «Тормыш күзебезне ачты», «Саякның гомере» повестьларын һәм колхоз тормышыннан «Дехканнар» романын язган.

Шигъри җыентыклары үзгәртү

  • Серле гөмбәз (кырг. Сырдуу күмбөз, 1950)
  • Күл турында бәян (кырг. Көл тууралу баян, 1957)
  • Май төнендә (кырг. Май түнүндө, 1957)
  • Торналар (кырг. Каркыра, 1959).

Роман һәм повестьлары үзгәртү

  • Таныш кешеләр (повесть, кырг. Тааныш адамдар, 1964)
  • Арсланбап аймагында (роман, кырг. Арстанбал аймагында, 1965)
  • Хөкем (повесть, кырг. Өкум, 1966)
  • Дехканнар (роман, кырг. Дыйкандар, журнал варианты 1968 елда; 1977)
  • Ачык йөрәкле кешеләр (роман, кырг. Ак жүрөк адамдар, 1973)
  • Тылсымлы ризык (роман, кырг. Гүлазык, 1976)
  • Тәкъдир (роман, кырг. Тагдыр, 1980)
  • Яшел галәм (роман, кырг. Жашыл аалам, 1982)
  • Дамокл кылычы (роман, кырг. Домоктүн кылычы, 1982)
  • Тукучылар (роман, кырг. Токуучулар, 1985)
  • Тормыш серләре (роман, кырг. Турмуш сырлары, 1988)
  • Тарихтагы ак таплар (роман, кырг. Тарыхтагы ак тактар, 2007)
  • Токтогул һәм Әндиҗан күтәрелеше (тарихи эссе, кырг. Токтогул жана Анжиян көтөрүлүшү, 2014).

Әдәбият үзгәртү

  • Шабданбай Абдыраманов. // Кыргыз хикәяләре (китапны төзеде Хава Хөсәенова). К.: ТКН, 1972, 16нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү