Чүпрәле районы гербы

Чүпрәле районы гербы — Татарстан «Республикасы Чүпрәле муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Чүпрәле районы гербы
Нигезләнү датасы 9 март 2006
Сурәт

Герб Чүпрәле муниципаль районы Советының 6/3 номерлы карары белән 2006 елның 9 мартында расланган.[1]

Герб 2289 номерлы теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 44 номерлы астында кертелгән.

Гербның тасвирламасы үзгәртү

«Өстәрәк аркылы, түбәндә буйга бүленгән көмеш, яшел һәм алтын җирлектә — очлары җете кызыл (кызыл) белән чигүле көмеш сөлге өстенә урнаштырылган алтын икмәк белән көмеш тоз савыты; икмәк артында — күтәрелүче җете кызыл шар».[2]

Герб символикасы үзгәртү

 

Чүпрәле районы Татарстан Республикасының көнбатыш читендә урнашкан, ул район гербында кызыл диск — кояш белән күрсәтелгән. Кояш — озын гомер, активлык, көч, хезмәт сөючәнлек символы.

Яшел һәм алтын өлештән торган гербның символикасы күп мәгънәгә ия: районның катнаш халкы: монда татарлар һәм чувашлар күпләп яши, сөлге башындагы бизәкләр дә шул турыда сөйли. Милли бизәкләр төшерелгән сөлге аллегорик рәвештә район халкының республика мәдәниятенә, фән, сәнгать һәм әдәбиятына зур өлеш кертүен сүрәтли.

Милли бизәкләр булган сөлге шулай ук республиканың мәдәният, фән, сәнгать һәм әдәбият үсешенә зур өлеш керткән район халкын аллегорик рәвештә символлаштыра. Биредә Чуаш драматургиясенә нигез салучы Николай Ефремов, Татарстан Республикасының халык артисты Һидаят Солтанов, шагыйрьләр һәм язучылар — Шәрәф Мөдәррис, Тал — Морза, Зәки Нури туган һәм эшләгән. Социалистик Хезмәт каһарманнары, колхоз рәисләре Әхмәтгәрәй Әбдриев һәм Лазарь Дергунов, ике тапкыр Социалистик Хезмәт герое, СССР Авиация сәнәгате министры Петр Дементьев һ.б. туган районын югары хезмәт казанышлары белән данладылар. Сөлге — рухи чисталык һәм хөрмәт символы.

Яшел төс— табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы.

Алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы.

Тозлы икмәк район икътисадының юнәлешен күрсәтә. Төбәк Аграр һәм республиканы ашлык, кузаклы культуралар, шикәр чөгендере, ит, сөт кебек авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чималы белән тәэмин итә. Район предприятиеләренең төп эшчәнлеге шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенә хезмәт күрсәтүгә һәм эшкәртүгә юнәлдерелгән.

Сөлге, ипи һәм тоз бергәләп җирле халыкның ачык йөзле һәм кунакчыллыгын символлаштыра.

Көмеш — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Кызыл төс — батырлык, көч, хезмәт, ышаныч һәм матурлык символы.

Герб тарихы үзгәртү

Гербның идеясе: Җәүдәт Гафуров, Айрат Субаев (ТР Чүпрәле районы).

Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә эшләп бетерелә: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү).

Моны да карагыз үзгәртү

Чүпрәле районы флагы

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү