Чулпан Киекбирдина

җырчы

Киекбирдина Чулпан Әсхәт кызы (12 июль 1976 ел — 29 сентябрь 2015 ел) — җырчы. Башкортстан бәйгеләре лауреаты.

Чулпан Киекбирдина
Туган 12 июль 1976(1976-07-12)
Ярмөхәммәт, Яратовский сельсовет[d], Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 29 сентябрь 2015(2015-09-29) (39 яшь)
Күмү урыны Баймак районы
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы һәм Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре җырчы

Биографиясе үзгәртү

Чулпан Әсхәт кызы Киекбирдина (Ишкуатова) 1976 елның 12 июлендә Баймак районы Ярмөхәмәт авылында туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында тәмамлый. Аннары Баймак интернат-мәктәбендә белем ала. Бала чактан җырчы булырга хыяллана. Ата-анасы җыр-моңга хирыс кешеләр булсалар да, башта Чулпанның җырчы булуына ышанып җитмиләр, аны башка һөнәр сайлауга өндиләр, әммә җырчы булу теләге һәм хыялы аны Уфага юлландыра[1].

Үзенчәлекле моңлы-колоратуралы сопрано тавыш иясе Чулпан Уфа сәнгать училищесына укырга керә һәм шушы чорда ук җөмһүрият вокалистлары конкурсларында призлы урыннар яулый. Аннары Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында халык җырлары бүлегендә укый (укытучысы Россия һәм Башкортстанның халык артисты Флүрә Килдиярова). Институттан соң «Ядкәр» фольклор-эстрада төркемендә эшли башлый. Башкорт халкының озын көйләрен һәм шаян җырларын, башкорт композиторларының романсларын һәм арияләрен зур осталык белән башкарган Чулпан «Ядкәр» коллективы өчен үзе бер табыш була. Гомумән, Чулпанны үз репертуарына җитди игътибар бирүе, иҗади багажын сирәк яңгыраган халык җырлары белән баетуы аерып тора. Чулпан югалып барган, күптән яңгырамаган борынгы җырларга өстенлек бирә.

Чулпан Киекбирдина Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оештырган хәйрия концертларында еш чыгыш ясый, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Җөмһүрият сәнгать осталары белән Бөтендөнья башкортлары корылтае чараларында актив катнаша[2].

2015 елдан Чулпан Киекбирдина «Сармат» эстрада төркемендә эшли башлый (җитәкчесе Башкортстан Республикасының халык артисты Радик Вәлмөхәмәтов), җөмһүрият буйлап гастрольләрдә йөри. Яңа коллектив белән Пермь шәһәрендә һәм Әбҗәлил районында оештырылган сабантуйларда катнашып өлгерә.

2015 елда «Урал» мәрхәмәтлек фонды ярдәмендә «Р. И. Продакшн» студиясы төшергән «Бибигөл белән Сәйфелмөлек» дип аталган тарихи-музыкаль фильмы төшерелә (Чулпанның идеясе). Өч башкорт халык җырларына нигезләнеп төшерелгән фильмда «Гарипкол», «Сәйфелмөлек», «Сөйгән яре» дигән халык җырларын Чулпан башкара. Фильм чын вакыйгаларны сурәтли, ХХ гасыр азагындагы — XX гасыр башындагы гади халыкның тормышын чагылдыралар. Фильм II халыкара «Көмеш Акбузат» милли һәм этник кинофильмнар фестиваленә сайланма эшләр исемлегенә керә. Аның сценариен режиссер Айчуак Йомагулов белән видеооператор Рияз Исхаков «Сәефелмөлек» җырының кызганыч сюжетына нигезләп кора. Төп рольләрдә уйнаган Чулпан Киекбирдина, Эльмир Хәйретдинов, Нәркәс Байбулдина белән беррәттән Чулпанның Тимерхан һәм Тамьян исемле уллары да төшкән.

Җырчы үзе тере чакта фильмның презентациясен күреп өлгерми.

2015 елның 29 сентябрендә ачыкланмаган шартларда вафат була. Чулпан Киекбирдина туган авылы Ярмөхәмәттә 2015 елның 1 октябрендә җирләнә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Баймаҡ еренең күренекле улдары һәм ҡыҙҙары. Библиографик белешмә. Баймаҡ ҡалаһы. 2010 йыл, 68 бит.
  2. В Уфе скоропостижно скончалась молодая певица Сулпан Каекбердина

Чыганаклар үзгәртү

Видеоязмалар үзгәртү