Чиркәс вулысы (тат. چىركەس ۋولىٰسىٰ, рус. Черкасовская волость) — Вәтке губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Чиркәс вулысы
Үзәк Чиркәс
Халык саны 20 257 кеше  (1915)

Иске Комазан, Җөри, Лыябаш, Кызылтау (Казан губернасының Мамадыш өязе), Иске Җәтче, Грах, Качкын, Ликарив, Казиле вулыслары белән чиктәш булган (1890). 33 торак пунктта 20 257 кеше яшәгән.[1] Алабуга өязе бетерелгәннән соң Татарстан АССР составына керә. 1930 елда бетерелә, территориясе Алабуга районына кушыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Памятная книжка и адрес-календарь Вятской губернии на 1916 год. — Вятка: Губернская типо-литография, 1916.