Умбул Гыйбадәтханәсе (Индонезия телендә: Чанди Умбул) ул Индонезиядә, Үзәк Явада Магеланг Регентлыгында, Грабагта, Картоһарҗода Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул суы чишмәдән булган ике коену буасы тирәли күпсанлы ташлардан гыйбарәт. Матарам Патшасы өчен Thought to have been built in the 9-ынчы гасырда коену һәм ял итү урыны буларак төзелгән дип фараз ителә, 11-енче гасырга ул ташланган булган һәм янә 19-ынчы гасырда ачылган булган. Гыйбадәтханә комплексы Индонезия мәдәни хасияте булып танылып коенучыларга һәм пилигримнарга ачык булып тора.

Умбул Гыйбадәтханәсендә коену урыны.

Тасвирламасы үзгәртү

Умбул гыйбадәтханә комплексының ике турыпочмаклы коену даирәсе бар, зуррак өске коену буасы (үлчәме 7,15-кә 12,5 метр (23,5-кә 45 фут)) һәм кечерәк буа (үлчәме 7-гә 8,5 м (23 футка 28 фут)). Чишмәдән алынган җылы, яшькелт су зур буадан кечерәгенә 2 м озынлыктагы су арыкы аша ага. Буалар тирәли бакча һәм шулай ук төрле ташлар урнашкан, кайберәүләре лингам һәм йони зурылыгында. 1876 елда Нидернланд галиме R.H.T. Friederich бу урынды ике гыйбадәтханә булырга мөмкин булган дип фараз иткән, гәрчә нигезләре табылмаса да. Аның ике гыйбадәтханә фаразы ташларның һәм рельефларның киселешендә охшашлыклар белән тәэмин ителә һәм алар бер гыйбадәтханәнең өлеше түгел дип фараз ителә. Элеккеге стена коену буасыннан якынча 20 метр көнчыгышта урнашкан. Умбулда дини сыннарны кертеп күп артефактлар табылган булган. Табылган потларга ике Ганеша поты, ике Дурга поты һәм бер Агастья поты керә. N.J. Krom-ның 1923 елда табылдыгын тасвирлавы буенча шулай ук кеше башлы Гаруда табылган дип язылган.

Урнашуы һәм тарихы үзгәртү

 
Гыйбадәтханәдә ташлар.

Умбул Индонезиядә, Үзәк Явада, Магеланг Регентлыгында Грабагта, Картоһардҗода үзән төбендә урнашкан һәм диңгез дәрәҗәсеннән якынча 550 м биеклектә таулар белән уратылган. Ул Эло Елгасы тирәли унбер гыйбадәтханәнең берсе булып тора, Умбул суюлыннан 50 м көньякта урнашкан. Умбул даирәдә берничә суга караган манзараларның берсе булып тора. Гыйбадәтханәнең Аир Панас һәм Чанди Панасны кертеп берничә исеме бар һәм аның сулары тән авыруларын дәвалый дип ышаныла. Гыйбадәтханә төзелешенең төгәл елы билгеле түгел, гәрчә ул 9-ынчы гасырда, мөгаен 800-енче һәм 890-ынчы еллар арасында төзелгән булуы мәгълүм, мөгаен күбрәк мәгълүм булган Боробудурга кадәр. Ул Һинду Матарам чоры патшалары өчен ял итү һәм коену урыны булган һәм шулай ук табыну урыны булып хезмәт иткән дип ышаныла. Ул эраның расланган дүрт буаларның берсе булып тора, башкалары Семаранг янында Сидомукти, Бойолалида Кабеан Кунти һәм Йогьякарта Махсус Төбәгендә Паяк булып тора. Умбул Мерапи Тавының 1006 елында атуыннан соң ташланган булган, шул вакытта даирә янартау көле белән капланган булган һәм агым булган. Янә табылу елы мәгълүм булмаса да, гыйбадәтханә кимендә 19-ынчы гасырдан бирле мәгълүм, һәм даирәдә 1700-енче еллар Нидерланд тәнкәләре табылган булган. Умбул турист манзарасы буларак ачык. Tribun Jogja игълан иткәнчә, монда көненә якынча 30 кеше коенырга, ял итәргә һәм гомумән дини сәфәр өчен килә. Керү билетлары бәһасе өлкәннәр өчен 3300 Индонезия рупиясе һәм балалар өчен 2300 Индонезия рупиясе. Үсеш потенциалы киң юлдан гыйбадәтханәгә алып баручы тар урамнар белән чикләнгән. Комплекс Индонезия мәдәни хасияте булып танылган.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sign at Umbul Temple

Цитаталар үзгәртү