Цинна (үсемлек)
Цинна (лат. Сinna) - кыяклылар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. [3] [4] [5]
Цинна | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Cinna L., 1753[1][2] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | кыяклылар |
Таксономик төр | C. arundinacea[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3)[d] |
Таралуы
үзгәртү4 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында һәм Көньяк Америка тауларында таралганнар.
Татарстан территориясендә бер төре — киң яфраклы цинна (С. latifolia), Кама алдында очрый. Күләгәле ылыслы һәм катнаш урманнарда үсә.
Ботаник тасвирлама
үзгәртү60-130 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы шуышма. Сабагы туры, шома. Яфраклары киң кыяк, озын. Чәчәк төркеме – кытыршы иенке ботакчыклы җәенке себеркәч. Җимеше – бөртекчә. Июльдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамырчалардан) үрчи.
Куллану
үзгәртүТерлек азыгы.
ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[6]
Төрләр
үзгәртү- Cinna arundinacea - көнчыгыш Канада, көнчыгыш һәм үзәк АКШ
- Cinna bolanderi - Боландер агачлары - үзәк Калифорния (Фресно, Туларе, Марипоса округлары)
- Cinna latifolia - Норвегиядән Япониягә һәм Магаданга кадәр Төньяк Евразия; Канада; төньяк һәм көнбатыш АКШ
- Cinna poiformis - Мексика, Үзәк Америка, Венесуэла, Колумбия, Перу, Эквадор, Боливия [7] [8]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ Grass Manual Account
- ↑ Flora of China Vol. 22 Page 363 单蕊草属 dan rui cao shu Cinna Linnaeus, Sp. Pl. 1: 5. 1753.
- ↑ Biota of North America Program 2014 county distribution maps
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/cinna Онлайн - энциклопедия Tatarica
- ↑ Kew World Checklist of Selected Plant Families
- ↑ The Plant List search for Cinna