Хөсәен Зарипов (Хөсәен Габдрахман улы Зарипов, 31 март 1916(1916-03-31), Аскар[d], Чиләбе өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе17 август 1956(1956-08-17) (40 яшь), Озерное[d], Юламановский сельсовет[d], Әлмән районы, Курган өлкәсе, РСФСР, СССР) — Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1945). Алман-совет сугышы вакытында дәрәҗәсез, автоматчы, Румыния, Польша территориясендәге сугышларда батырлык күрсәткән. Сугыштан соң «Коркиноуголь» трестында (Коркино) запалчы булып эшләгән.

Хөсәен Зарипов
Туган 31 март 1916(1916-03-31)
Аскар[d], Чиләбе өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 17 август 1956(1956-08-17) (40 яшь)
Озерное[d], Юламановский сельсовет[d], Әлмән районы, Курган өлкәсе, РСФСР, СССР
Күмү урыны Юламан[d]
Ватандашлыгы  СССР
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә рядовой[d]

Биографиясе үзгәртү

Хөсәен Габдрахман улы Зарипов 1916 елның 31 мартында Ырынбур губернасы Чиләбе өязе Катай вулысы (хәзерге Курган өлкәсе Әлмән районы) Аскар авылында туган. Милләте буенча татар.

2 сыйныф белем ала, колхозда көтүче булып эшли. 1939 елның 29 сентябрендә Чиләбе өлкәсе Кыр-Катай район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафына алына. 1941 елда демобилизацияләнә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, тагын армиягә алына. 1943 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында хезмәт итә. 52-нче армия 373-нче Миргород Кызыл Байрак укчылар дивизиясе 439-нчы аерым саперлар батальонында гади саперы булып, Дала, 2-нче Украина һәм 2-нче Белоруссия фронтларында сугыша.

1944 елның гыйнварыннан ВКП(б) әгъзасы.

1945 елның июлендә демобилизацияләнә. Туган ягына кайта, Әлмән районы Юламан авылында яши. Соңрак Чиләбе өлкәсе Коркино каласына күчә, «Коркиноуголь» трестында шартлатучы булып эшли. Сәламәтлек хәле буенча эшеннән чыгарыла, туган якларына кайта. Гаиләсе белән Әлмән районы Озерное авылында яши.

1956 елның 17 августында үз үзенә кул сала. Мөселман йоласы буенча Юламан авылы зиратының тышында җирләнә. 1980 елда каберенә мәрмәр һәйкәл куела.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  • Золотое созвездие Зауралья. Кн. 3. — Курган: ПарусМ, 2003.
  • Ушаков А. П. Во имя Родины. — Челябинск: Юж. Урал. кн. изд-во, 2004.
  • Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии Д. С. Сухоруков. — М.: Воениздат, 2000. — 703 с. — 10 000 экз. — ISBN 5-203-01883-9.

Тышкы сылтамалар үзгәртү