Хәсән Пономарев (Хәсән бине мулла Әхмәд әл-Кызылҗари) — татар дин эшлеклесе, имам. 1870 елның 13 февралендә Кызылҗар шәһәрендә туган. Кызылҗар, Троицк мәдрәсәләрендә һәм Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыган. Шиһабетдин Мәрҗани шәкерте. 1906 елда Кызылҗар шәһәрендә җәдит ысулы буенча укыта торган мәктәп ача. Бу мәктәп 1910 елга кадәр эшли. Өлфәт, Вакыт газеталарына, Шура журналында мәкаләләре басыла. 1916 елда Омскида имам Ниязмөхәммәт Сөләйманов вафат булган, бу шәһәрдә берничә ел имам булып тора. 1934 елда Омскидан дәүләт органнары тарафыннан мәчет кешеләренә каршы барган сәяси көрәш нәтиҗәсендә Ташкент шәһәренә сөрелергә хөкем ителә. 1936 елның сентябрендә яңадан кулга алына һәм шул ук елның ноябрендә төрмәдә үлә. 1958 елның 28 июлендә Үзбәкстан ССРның Югары суды аны реабилитацияләү турында карар чыгара.

Хәсән Пономарев
Туган телдә исем Хәсән бине мулла Әхмәд әл-Кызылҗари Пономарев
Туган 13 февраль 1870(1870-02-13)
Акмола өлкәсе (Россия империясе), Кызылъяр шәһәре
Үлгән 1936(1936)
СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
Һөнәре имам
Ата-ана
  • Әхмәд Габделҗәмил улы, сәүдәгәр (әти)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Павел Шаблей. Верхом на тигре: Хасан Пономарёв и край империи