Хәмәл (йолдыз)
Хәмәл (гарәп. رأس الحمل рә’с әл-хәмәл — «бәрәннең башы»[1]; Хәмәл α, Хәмәл альфасы, α Ari) — Хәмәл йолдызлыгының иң якты йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,00m тәшкил итә.
Планеталар системасы
үзгәртүБу йолдыз тирәсендә бер зур планета ачылган. Аның иң аз массасы Юпитерныкы 1,8 ± 0,2 массасы, орбитаның зур ярымкүчәре — 1,2 а.б., эксцентриситеты — 0,25, әйләнеп чыгу вакыты — 380,8 ± 0,3 җир тәүлеге тәшкил итә.[2]
Планета |
Масса (MJ) |
Радиус (RJ) |
Әйләнеп чыгу вакыты (көн) |
Орбитаның зур ярымкүчәре(а.б.) | Орбитаның эксцентриситеты |
---|---|---|---|---|---|
b | 1,8±0,2 | ? | 380,8±0,3 | 1,2 | 0,25±0,03 |
Тарих һә исемнәр
үзгәртүЙолдызның гарәп теленнән алынган исеме Хәмәл (гарәп. حمل хәмәл, ингл. Hamal, рус. Хамаль) Рәэселхәмәл (гарәп. رأس الحمل рә’с әл-хәмәл — «бәрәннең башы») исеменең кыскартылган варианты. Птолемей һәм аның артыннан әл-Бируни йолдызны «Башың астында; Гиппарх аны борында урнаштырды» дип тасвирлады[3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рәэс — баш; хәмәл — сарык бәрәне. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 489, 680.
- ↑ B.-C. Lee, D. E. Mkrtichian, I. Han, K.-M.Kim, M.-G. Park. A likely exoplanet orbiting the oscillating K-giant α Arietis. Arxiv.org. 2011-04-27 тикшерелгән.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 112.