Хәмит Галәветдинов
Хәмит Махмүт улы Галәветдинов — татар дин әһеле, Пермь крае мөселманнарының дини оешмасының рәисе, мөфти.
Хәмит Галәветдинов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Хәмит Махмүт улы Галәветдинов |
Туган | 17 сентябрь 1935 Чаллы Башы, Яңа Чишмә районы, Татарстан |
Үлгән | 17 ноябрь 2012 (77 яшь) Пермь, Пермь крае |
Игенче гаиләсендә туып үсә. 1963-1968 елларда А. Д. Швецова исемендәге Пермь авиация техникумында белем ала. 1961-1983 елларда Свердлов исемендәге заводта, 1983-1986 елларда ГПТУ-да эшли. 1985 елда пенсиягә чыга.
1990 еллар башыннан актив рәвештә Пермь Җәмигъ мәчете мөселманнар җәмгыятенең дини эшчәнлегенә кушыла. 1994 елда Пермь төбәк мөселманнар җәмгыятенең рәисе булып сайлана, 1995 елда — ревизия комиссиясе рәисе. 1999 елда Диния Нәзарәте рәисе урынбасары булып сайлана. 2006 елда — оешманың рәисе, мөфти булып сайлана.
Хәмит Галәветдинов 2012 елның 17 ноябрендә вафат була.
Сылтамалар Үзгәртү
- «Пермский край» энциклопедиясе(үле сылтама) (рус.)
- Скончался муфтий Пермского края Хамит-хаджи Галяутдинов (рус.)