Хәмидулла Насыйбуллин

Хәмидулла Насыйбуллин (Хәмидулла Нәтфулла улы Насыйбуллин, 24 гыйнвар 1919(1919-01-24), Түбән Әлки, Әлки вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, РСФСР[d]2 гыйнвар 1984(1984-01-02) (64 яшь), Тольятти, Самар өлкәсе, РСФСР, СССР) — Татарстанның бөек улы, татарларның данын еракларга тараткан сугыш ветераны, Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1946).

Хәмидулла Насыйбуллин
Туган 24 гыйнвар 1919(1919-01-24)
Түбән Әлки, Әлки вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, РСФСР[d]
Үлгән 2 гыйнвар 1984(1984-01-02) (64 яшь)
Тольятти, Самар өлкәсе, РСФСР, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Тормыш юлы үзгәртү

Насыйбуллин Хәмидулла Нотфулла улы  1919 елның 24 гыйнварында  Казан губернасы  Әлки авылында (Хәзерге Татарстан Республикасы Әлки районы) крестьян гаиләсендә  туган.  7 классны  тәмамлагач, трактористлар хәзерли торган курсларда белем ала. Колхозда эшли.

1939 елда Кызыл Армия сафларына алына.

1942 елда  фронтка китә. Хәмидулла Насыйбуллинга озын һәм озак сугыш юлы уза. Ул Көнь­як-Көнбатыш, 3 Украина, 1 Белорус­сия фронтларында сугыша. Басып алучы­ларны Украина, Польша җирләреннән куа, үз өнендә - Германиядә дөмбәсли. Уннарча зур һәм кечкенә елгаларны кичәргә туры килә.

Беренче бүләген 1944 елның гыйнва­рында ала. Ул Яңа елны иптәшләре белән һөҗүм иткәндә каршылый. Фашистлар, совет солдатлары бәйрәм итәрләр, дип уй­лыйлар бугай, шактый ваемсыз булалар. 172 гвардия укчы полкының ике ба­тальоны яшертен генә дошман траншеяларына якынлашалар. Моны көтмәгән гит­лерчылар, каршылык күрсәтергә омтылып карасалар да, барып чыкмый. Берәүләре шунда ук пулядан һәм штык ударыннан җиргә ава, икенчеләре авылга йөгерә. Насыйбуллинның автоматчылар отделениесе кыю сугыша, командир үзе дә берничә фашистны юк итә, сугышка бик оста җи­тәкчелек итә. Шуның өчен Хәмидулла На- сыйбуллинга «Батырлык өчен» медале бирелә.

Украинадагы бер авыл янында полк авыр сугышлар алып бара. Гитлерчыларның беренче траншеяларын тиз алып булса да, дошман туктаусыз һөҗүм итеп тора. Насыйбуллин отделениесенә, танкларга ышык­ланып, гитлерчылар төркеме ташлана. Отделение ко­мандиры сугышчыларына дошман пехота­сын танклардан аерырга куша, ә үзе алга таба шуыша. Танк бөтенләй якынайгач, Хәмидулла аңа танкка каршы граната таш­лый. Гусеницасы өзелгән танк бер урында әйләнә башлый. Икенче гранатадан тагын бер танк яна башлый, ә калган икесе  кире борыла. Совет сугышчылары шуннан соң атакага күтәрелә. Бу батырлыгы өчен Насыйбуллин III дә­рәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Алда - Одесса. Әмма аңа кадәр Тишгуль, Куяльницкий, Хаджибей култыкларын узарга кирәк. 172 полк соңгысы янында туктала. Полк командиры аны автоматчы­лар төркеме белән узарга, плацдарм яулап алырга, аннары тиз генә төп көчләрне күче­рергә боерык бирә. Бу операцияне тор­мышка ашыру өчен кыю һәм югалып кал­мый торган командир кирәк була. Сайлагач, гвардия сержанты Насыйбуллинга тук­талалар.

Аннары Украина җирләрен азат итү өчен сугышлар башлана. Насыйбуллин беренчеләрдән булып Бугны кичә. Аның отделениесе тирән траншеяларга кереп оялаган фашистларны килгән уңайга атакалый һәм һөҗүм итүчеләр сафында торак пунктка бәреп керә. Гвардия өлкән сержанты Хәми­дулла Насыйбуллин әлеге сугыш өчен II дә­рәҗә Дан орденына лаек була.

Польша­ны азат итү, дошманның Германиядәге ны­гытылган районнарын юк итү буенча гаять авыр сугышларда катнаша. Бер атака вакытында взвод коман­диры авыр яралана. Хәмидулла каушап кал­мый, взводка җитәкчелекне үзенә алып, аны дошман флангасына атакага алып китә. Ав­томатчылар траншеяларга бәреп керәләр һәм дошманны аннан куып чыгаралар, тү­гәрәк оборона булдыралар. Ул арада полк­ның төп көчләре килеп җитә.Насыйбуллин взводына беренчеләрдән булып Шпрее елгасын кичеп чыгарга да ту­ры килә. Саперлар тоташ төтен пәрдәсе ясыйлар һәм, аның астына ышыкланып, гвардия старшинасы һәм аның автомат­чылары, тагын берничә төркем каршы як ярга исән-сау барып туктыйлар. Анда плац­дарм яулап алып, полкның төп көчләре ки­леп җиткәнче, плацдармны үз кулларында тоталар. Ә аннары Берлин урамнарында сугышлар була.

2 майда Насыйбуллин һәм аның иптәш­ләре рейхстаг алдындагы мәйданга бәреп керәләр һәм аның өстендә җилфердәүче Җиңү байрагын күрәләр.

Генерал-полковник В.И.Чуйков 31 июль­дә гвардия старшинасы Насыйбуллинны I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләүгә тәкъ­дим кәгазенә кул куя. 1946 елның 15 маенда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Хәмидулла Нотфулла улы Насыйбул­лин әлеге бүләккә лаек була. Ул Дан орде­нының тулы кавалеры исемен ала. Туган тө­бәгенә - Әлки районының Әлки авылына ул әйләнеп кайтмый, ә аның яңа адресын беркем дә белә алмый. Хәрби комиссариат­лар тиешле күрсәтмә алалар. Вакыт-вакыт матбугатта «Бүләк геройны эзли» дигән мәкаләләр күренгәли. 1957 елда гына югары бүләк Насыйбуллинны эзләп таба: ул Бөек Ватан сугышыннан соң Тольяттига кайтып урнашкан икән.

Бүләкләре үзгәртү

  • I дәрәҗә Дан ордены
  • «Батырлык өчен» медале
  • II дә­рәҗә Дан ордены
  • III дә­рәҗә Дан ордены

Чыганак үзгәртү

  • Кавалеры ордена Славы трех степеней:Дан орденаның тулы кавалерлары. - Казань: "Книга памяти", 2005.-247с.

Искәрмәләр үзгәртү