Хәйдәр Гайнетдинов

Хәйдәр Гайфетдин улы Гайнетдиновтатар шагыйре, язучы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1983 елдан).

Хәйдәр Гайнетдинов
Туган телдә исем Хәйдәр Гайфетдин улы Гайнетдинов
Туган 27 ноябрь 1952(1952-11-27)
Татарстанның Зәй районы, Дүрт Мунча авылы
Үлгән 23 июль 2000(2000-07-23) (47 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь, язучы, тәрҗемәче

Ул 1952 елның 27 ноябрендә Татарстанның Зәй районы Дүрт Мунча авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң (1970), бер ел колхозда эшли, аннары, Казанга килеп, 19711976 елларда Казан Дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1976 елның апреленнән бирле ул матбугат эшендә: «Ялкын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь вазифаларын башкара.

Хәйдәр Гайнетдинов — әдәбиятка җитмешенче еллар башында килгән яңа буын татар шагыйрьләреннән берсе. Шигъри әсәрләре белән ул республика кљндәлек матбугатында 1974 елдан бирле катнаша, 1982 елда Татарстан китап нәшриятында лирик шигырьләре һәм бер поэмасы («Иске кара урман») тупланган «Ут теле» исемле тәүге җыентыгы дөнья күрә.