Хәйдәр Акалаев (Хәйдәр Хөснетдин улы Акалаев, 21 декабрь 1921(1921-12-21), Тараз, Әүлия-Ата өязе[d], Сырдәрья өлкәсе, Төркистан Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, РСФСР[d]16 апрель 1997(1997-04-16) (75 яшь), Казан, Россия) — СБКФнең Киров район комитетының сәркәтибе, 2 нче сәркәтибе (1959-1962), Казан троллейбус-трамвай идарәсе башлыгы (1962-1995).

Хәйдәр Акалаев
Туган 21 декабрь 1921(1921-12-21)
Тараз, Әүлия-Ата өязе[d], Сырдәрья өлкәсе, Төркистан Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, РСФСР[d]
Үлгән 16 апрель 1997(1997-04-16) (75 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын 3 нче белгечләр йорты, Казан[1]
Әлма-матер Казан авиация-техника көллияте
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1921 елның 21 декабрендә Төркистан АССР Сырдәрья өлкәсе Әүлия Ата өязе Тараз (1856 елдан Әүлия Ата, 19361938 елларда Мирзоян, 19381997 елларда Җамбыл, 1997 елдан Тараз) шәһәрендә йон юучы гаиләсендә туган. Әтисе вафат булгач, гаиләсе белән Уфага күченеп, шунда 7 сыйныфны тәмамлый. Казанга килеп, авиация техникумына (2007 елдан көллият) (ru) укырга керә. Яшәр өчен акча эшләү максаты белән, аңа җир үлчәүче, соңрак 22нче хәрби заводта эшләргә туры килә. 1942 елда техникумны тәмамлап, сугышка китәргә теләк белдерә. Хәрби комиссариат аны Ижауга, сугыш вакытында шунда күчерелгән Ленинград артиллерия укуханәсенә укырга җибәрә. Хәрби укуханәне тәмамлагач, Көнбатыш, Калинин, 2нче Балтыйк буе фронтларында сугышларда катнаша. Сугыштан соң 22нче хәрби заводта төрле вазифаларда эшләвен дәвам итә. 1962 елның декабреннән Казан ТТИ башлыгы итеп билгеләнә һәм 33 ел буе шул эштә намуслы, иҗтиһатлы эшли. Ул башлык булганда төзелә һәм сафка бастырыла:

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Казанның электр трамвае хәрәкәте ачылуның 105 еллыгына 2нче санлы трамвай депосына Х. Х. Акалаев исеме бирелә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://jutely.info/kazan
  2. 2005 елда ябыла.