Хёл Мучи
Хёл Мучи яки Хель Мучи (чуаш. Хĕл Мучи — кыш бабай[1]) — Чуаш Республикасының яңа ел белән бәйле тылсымлы персонажы, әкият герое. Кыш бабай, Суык бабай аналогы, чуаш хакының кышкы Сурхури бәйрәменең төп герое. Кшауши авылында (Чувашия) үзенең резиденциясендә яши. Чуаш халык әкиятләре һәм легендалары геройларыннан торган свитасы бар. Оныгы Юр Пике (Кыр кызы) белән йөри.[2]
Чыгышы
үзгәртүЧуашларның халык фольклорында «Алтын сумка» исемле әкият саклана. Аның төп персонажы — көчле чуаш кышкы алласы Хель Мучи. Бервакыт ул чуваш егете Иванга ике сумка бүләк итә. Беренче сумка ярлы һәм ертылган, ә икенче сумка алтын. Ертылган сумкадан төрле тәмле ризыклар чыгып киткән. Ә менә алтын сумкадан унике зур сугышчы сикереп чыга һәм барысын да бер-бер артлы күскләр белән кыйный башлыйлар. Бу ике сумка белән Иван әле дә яши. Һәм ул хәзер яхшы белә, тормышта камчы һәм прәннек яхшы ярдәм итә. Кешеләр чуваш Кыш бабаена аның искиткеч һәм файдалы бүләге өчен рәхмәтле.[2]
Аларның йола традицияларында әлегә кадәр әкият Яңа ел геройлары булмаган, ләкин чуаш фольклорында кышкы суыкларга бәйле батырлар, аллалар бар. Сурхуриның бәйрәм итү даталары борынгы заманда кояшка бәйле булган һәм кышкы кояш торышы көнендә башланган. Вакытны исәпләүнең яңа системасына күчү һәм чуашларның христианлык кабул итүе белән бәйрәм көннәре Святки белән тап килә. Яңа ел күрәзәлекләре, халык бәйрәмнәре, традицион йолалар, җыр-биюләр һәм уеннар Раштуадан башлана һәм Чумылдыру көненә кадәр дәвам итә.
Хел — кыш, кышкы; мучи — бабай. Хел Мучи севера пурна — баба Себердә яши — яши диләр чуашлар. Әгәр дә Яңа ел төнендә Хель Мучины очратсаң, киләсе ел синең өчен уңышлы булачак, чөнки мондый очрашулар уңыш, хәзинә һәм сәламәтлек китерә дип саналган.[3]
Тышкы кыяфәте
үзгәртүТышкы кыяфәте һәм куе ак сакалы белән Хель Мучи Кыш бабайны хәтерләтә. Чуаш Кыш бабае хәзер киемен кара-яшел һәм сары буяу гаммасы берләштерә. Аның киемнәре милли орнаментлар белән бизәлгән. Аның кафтаны ак бил бавы белән бәйләнгән. Зур агач таяк белән йөри.[4]
Чуашларның яңа ел тылсымчысын «иң музыкаль» баба дип йөртәләр. Чөнки ул чуашларның халык музыка коралларында: най (флейта), шахлич, купас, кавал (борынгы көтүчеләрнең агачтан корулы тынлы саз уен коралы) белән уйный белә.[5]
Резиденциясе
үзгәртүХель Мучи Чуашстан Республикасында Чебоксардан ерак булмган авылда яши. Аның утары Кшауши авылында «Ясна» этноконфесиоаль биләмәсендә урнашкан.[6] Хель Мучның оныгы Юр Пике (Карбикә) — акыл, хуҗалык һәм һөнәр буенча ярдәмчесе бар. Камака (Печка апай), Арщюри (Леший), Җир-ана, Мәрья ака — халык әкиятләре геройлары, Алар Юр Пике белән Хель Мучига хуҗалык белән идарә итәргә, балаларны күңел ачырга, кунакларны каршыларга һәм чаралар үткәрергә ярдәм итәләр.[2]
Күңел ачу программасы халык йолаларына нигезләнгән — болар яңа ел уенчыклары һәм музыка кораллары эшләү буенча осталык дәресләре, халык байрамнар, күрәзәлекләр, борынгы бәүеләләр яки боз тауларда йөрү һәм башкалар. Шулай ук кунаклар милли аш-судан авыз итә, халык кәсепләре остаханәләренә бара, ата-бабаларның холык-гадәтләре белән таныша.
Аксакалның үзенең гаҗәп сюрпризы — гаҗәп сандыгы, сәгате, самавыры бар. Сандык теләкләрне үтәргә сәләтле, самавыр сөйләшә белә, сәгатьләр — бәхет китерә, ә истәлекле урыннары: Янар-уса аклан, Киреметь табигать комарткысы, янындагы тере һәм үле су чыганаклары, Улып (чуашларның фольклор персонажы) түбәләре кешеләргә көч-егәрлек бирә, тормошто тулыландыра.
Чуваш драма театрында шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрендә балалар өчен эшләүче Хель Мучиның вакытлыча резиденциясе бар.[7][8]
Бәйрәм чаралары
үзгәртүДекабрь уртасыннан гыйнвар уртасына кадәр Яснада «Хĕл Мучига кунакка» бәйрәм яңа ел программасы уза, ул чуаш халык бәйрәме «Сурхури» (сарык аягы) традицияләре белән тыгыз бәйләнгән[9]. Борынгы заманда, бу бәйрәмдә, чуашлар абзарга кереп, сарыкны аягыннан тотарга тырышканнар. Әгәр акны тоткан булсам, яңа елда бәхет көтә, әгәр караны тоткан булсаң, бәла көт дигәннәр.[10] Бәйрәмнәр ачык һавада һәм бина эчендә уза.
Урамда Яңа ел әйлән-бәйләннәре оештырыла, кунаклар Карлы тауларда һәм тирбәлешләрдә шуалар. Шулай ук алар төрле ярышларда һәм конкурсларда катнашалар.
Шуннан соң резиденциягә килүчеләр җылы бүлмәләргә керә. Анда алар Хель Мучи музыкаль театры һәм халык һөнәрләренең яңа ел остаханәсе буенча экскурсияләр ясый башлыйлар. Ач кунаклар аш бүлмәсенә баралар, анда алар чуваш милли аш-суыннан авыз итә алалар.
Хель Мучи резиденциясендә почта бар, анда үтенечләр һәм теләкләр белән хатлар җибәрергә мөмкин.[11]
2018 елда «Хĕл Мучига кунакка» проекты Россиянең иң яхшы балалар туристлык вакыйгасы дип таныла. 2019 елда Чуашстанда «Волга Кыш бабайлары фестивале» уза. 2021 елда республикада беренче милли Кыш бабайлар фестивале оештырыла.[3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Хель Мучи – зимний волшебник из Чувашии.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Хель Мучи – чувашский Дед Мороз.
- ↑ 3,0 3,1 Кристина Христофорова. Земля чувашская волшебниками полна.
- ↑ Чувашский Дед Мороз: традиции и обычаи..
- ↑ Национальные Деды Морозы, Инренациональный портал о дружбе народов "Все мы -Россия" (2024-01-08).
- ↑ В гости к Хель Мучи.
- ↑ Представлен спектакль «В сказочном институте Хĕл Мучи».
- ↑ Резиденция чувашского Деда Мороза «Хӗл Мучи» откроется в Чувашском драматическом театре.
- ↑ В гостях у Хĕл Мучи.
- ↑ Хель Мучи – зимний волшебник из Чувашии.
- ↑ Почта начала принимать письма для Деда Мороза и его чувашского коллеги.