Химик төзелеш теориясе

Яңа теория нигезләрен 1861 елда Казан университеты профессоры Александр Михаил улы Бутлеров эшли.

Александр Михайлович Бутлеров

Тарих үзгәртү

 
Химик төзелеш теориясендә молекулалар

Ул вакытларда химиядә атомистика идеяләре инде шактый таралган була. Элек бер-берсеннән ачык аерылып тормаган атом һәм молекула төшенчәләренә химикларның 1860 елда үткәрелгән халыкара съездында төгәл билгеләмә бирелә. Ләкин галимнәр молекулаларның атомнардан ничегрәк төзелүенә әле әһәмият итмиләр һәм бу төзелешне химик методлар белән танып белү мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясыйлар. Атом һәм молекулаларның барлыгына, гомумән, ышанмаучы галимнәр дә була.

A. M. Бутлеров атомнарны һәм молекулаларны матдәнең реаль кисәкчекләре итеп санау белән генә чикләнми, бәлки атомнар молекулаларда тәртипсез урнашмаганнар, ә билгеле бер эзлеклелектә үзара бәйләнгәннәр, һәм бу эзлеклелекне химик методлар белән билгеләргә, формулада күрсәтергә мөмкин дип исәпли.

Бутлеров теориясенең төп идеясе үзгәртү

A. M. Бутлеров үз теориясенең төп идеясен түбәндәгечә аңлата: «Катлаулы кисәкчекнең химик табигате аны тәшкил иткән элементар кисәкчекләрнең табигате, аларның микъдары һәм химик төзелеше белән аңлатыла». Без күнеккән терминнар белән аңлатканда, бу — молекуланың химик үзлекләре аны тәшкил итүче атомнарның үзлекләренә, аларның санына һәм молекуланың химик төзелешенә бәйле була дигән сүз.

 
Химик төзелеш теориясендә молекулалар

Бутлеров фикеренчә, химик төзелеш, — молекулада атомнарның тоташу эзлеклелеге, аларның үзара бәйлелек һәм бер-берсенә тәэсир итү тәртибе ул. Атомнарның молекулаларга кушылуы аларның атомлыкларының (валентлыклары) нинди булуына карый дип күрсәтә Бутлеров.

Мисаллар үзгәртү

Атомнарның молекулаларга кушылганда бер-берсенә йогынты ясауларын неорганик химия мисалларында күреп була. Мәсәлән, су тудыргыч белән әче тудыргыч кушылып су хасил иткәч, үзара тәэсир итешүдән бик нык үзгәрәләр. Нәтиҗәдә су тудыргыч инде янмый, ә әче тудыргыч януга ярдәм итми, суда су тудыргычның да, әче тудыргычның да үзлекләре юк.