Хилйә (гарәп. حلية‎) — дини әдәбиятта Мөхәммәд пәйгамбәрнең язу белән, сүз белән ясалган сурәте (ягъни портреты). Гарәп телендә хилйә «бизәк», «зиннәт», «җәүһәр», «гүзәл йөз», «яхшы сыйфатлар», «матурлык» мәгънәсен бирә. Исламда рәсем сәнгате киң таралмаганга күрә, мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең гүзәллеген, буй-сынын, физик кыяфәтен тасвирлап әсәрләр («хилйә-и шәриф», «хилйә-и сәгадәт») язганнар. Әлеге әсәрләр мөстәкыйль әсәрләр булырга яки мигъраҗия, мәүлидләр эченә урнаштырылган аерым өзекләр (парчалар) булырга мөмкин.

Төрек хаттаты Хафиз Госман (16421698) (tr) төзегән хилйә. 1690
Төрек хаттаты, хәрби казый Мостафа Гыйззәт Әфәнде (18011876) (tr) төзегән хилйә. 1848
Мәхмәд Таһир Әфәнде (?—1848) төзегән хилйә.

Жанрның барлыкка килүе үзгәртү

Дини әдәбиятта хилйә жанрының барлыкка килүен риваятькә нигезләнеп аңлаталар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең вафатына (632) аз гына вакыт калгач, кызы хәзрәти Фатыйма: «Йа Рәсүлүлла, синең йөзеңне моннан соң күрә алмаячакмын !», дип кайгыргач, пәйгамбәр: «Гали! Хилйәмне яз, сыйфатларымны укыгач, мине күргән кебек тоелыр», дип боера. Бу вакыйга хилйә, мәүлид, нәгыть, мигъраҗияләр язу традициясенең асыл сәбәбен тәшкил итә дип карала.

Мөселманнар арасында хилйә һ. б. язу традициясенең киң таралуы Мөхәммәд пәйгамбәргә карата бетмәс-төкәнмәс мәхәббәткә, олылауга бәйле. Пәйгамбәрнең хилйәсен яттан белгәннәр күп саваплар ала, ике дөньяда нигъмәтләргә ия була, диелә.

Төрек әдәбиятында хилйәләр үзгәртү

Госманлы мөселман җәмгыятендә «хилйәтү-ш-шәриф» исеме астындагы әсәрләр популяр булган. Башка пәйгамбәрләрнең хилйәләре дә бар. Мәһмәд Хаканиның (?—1606) «Хилйә-и Хакани» әсәре теленең гадилеге сәбәпле, Сөләйман Чәләбинең «Мәүлид»е, Язычыоглуның «Мөхәммәдия»се дәрәҗәсендә хөрмәт казанган. Әдирнә шәйхе Нәшати (?—1674), Наифиның (16431778) хилйәләре дә халыкта билгеле булган.

Гарәп әдәбиятында шәмаил-и шәриф үзгәртү

Гарәп әдәбиятында Мөхәммәд пәйгамбәрнең тышкы һәм эчке сыйфатларын тасвирлауга нигезләнгән беренче әсәрләргә «шәмаил», «шәмаил-и шәриф» исеме бирелгән. Гарәп телендә «шамаил»нең мәгънәсе хилйәгә караганда киңрәк: ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәхси һәм хосусый тормышын бәян итә, аның эченә пәйгамбәрнең тышкы күренеше, мораль сыйфатлары, хәл-гамәлләре, гадәтләре, хәрәкәтләре һ. б. кертеп карала. Шәмаил-и шәрифләр беренче вакытларда әдәби әсәр булмаган, әлеге төр әсәрләр дидактик эчтәлекккә ия була һәм пәйгамбәрдән соң киләсе буыннарга аны таныту максатын күз алдында тота.

Шәмаилдән соң барлыкка килгән хилйә — шәмаилнең бер өлеше генә. Ул пәйгамбәрнең аеруча физик сыйфатларына (чәч төсе, күз төсе, сөякләре эрелеге, борын, колак, бармак, гәүдә төзелеше, сөйләшү рәвеше, йөрү рәвеше һ. б.) игътибар итә, бераз рухи сыйфатларын да аңлата һәм сәнгатьчелеккә дәгъва итә. Шамаилләр хәдисләргә нигезләнеп барлыкка килә, ә хилйә шамаилне нигез итә. Имам Тирмизинең «Шәмаил-и нәби» әсәре мөселман әдәбиятында иң әүвәлге шәмаил һәм хилйә булып исәпләнә, дини һәм әдәби бер чыганак булып тора. Тирмизи шәмаилгә нигез булырдай барлык хәдисләрне, сәхабәләрнең пәйгамбәр турындагы истәлекләрен бергә туплаган.

Иран миниатюраларында пәйгамбәр образы үзгәртү

Хилйә һәм мигъраҗнамәләр еш кына пәйгамбәрнең рәсеме яки аның Боракка атланган иллюстрацияләре белән дә бизәлгән булган. Иран миниатюралары, XIV гасыр Истанбул миниатюралар сериясе билгеле. Әмма әлеге миниатюраларда аның йөз-кыяфәте даими түгел, рәсемнән-рәсемгә үзгәреп тора. Мөхәммәд пәйгамбәрнең портретын сүз беләнме, каләм беләнме ясау — ислам галимнәре арасында бәхәс кузгатучы факт. Сынлы сәнгатьтә пәйгамбәрнең йөзе ике шәкелдә ясала — ачык йөзле һәм йөзе пәрдә белән капланган хәлдә. Әмма ике очракта да сурәт тәмамланмаган хисаплана, чөнки олугъ пәйгамбәрнең образы матдиләшүдән ерак тора. Мөселманнар өчен камиллек үрнәге булган Мөхәммәд пәйгамбәрнең образын сурәтләгәндә, рәссамга тагын да катлаулырак эш йөкләнелә: ул ясаган сурәткә карап, кеше үз психик эшчәнлеген дә җайга салырга тиеш. Рәсемдә Мөхәммәд пәйгамбәр сурәтен ясау әдәби текстка гадәти иллюстрация ясау гына булып калмыйча, өстәмә функцияләргә дә ия булган һәм кеше аңында теологик һәм мистик характердагы фикерләр тезмәсе тудырган. Бу фикерләрнең иң кыйммәтлесе — пәйгамбәр рухына гыйбадәт кылырга чакыру. Пәйгамбәр образы белән бәйле жанрлар барысы да мөселманны Аллаһка якынайтуга хезмәт иткәннәр.

Татарлар арасында хилйә үзгәртү

Татарлар арасында хилйә сүзе урынына шамаил ешрак кулланыла. 1878 елда Казан университетының Азия басмаханәсендә «Шәмаиле-н-нәби саллаллаһу галәйһи вә сәлам» китабы басылган. Анда пәйгамбәр сәхабәләренең хилйәләре туплап бирелгән. «Әд-дин вә-л-әдәб» журналының 1917 елгы 6-8 саннарында Галимҗан Баруди пәйгамбәрнең физик сыйфатларын ассызыклаучы махсус бер сәхифә оештыра.

Шамаил үрнәге үзгәртү

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссаләват вәссәламнең шамаил шәрифәсе.


  Рәсүллүлаһ саллаллаһи галәйһ вәссәлам адәмнәрнең иң күркәм холыклысы иде. Һәм адәмнәрнең иң күркәмрәге вә юмартрагы вә баһадиррагы иде вә һәм адәмиләрнең иң күркәм сыйфатлысы вә гүзәле иде. Буе озынга маил иде. Ике иңбашы арасы ерак иде. Үшәндәк яңаклары бик чыккан вә бик тә эчкә кергән булмаенча, тигез вә озынча маил иде. Төге (чәче вә сакалы) бик кара вә күзләре сөрмәле, озын керфекле иде. Басканда бөтен аягы белән басар иде, табанында куышлык юк иде. Өстеннән киемен салса, тәне эрегән көмеш кеби ак һәм саф була иде. Көлгән вакытында йөзе нурланып китә иде.

Әфәндебез саллаллаһу галәйһи вәссәламнең йөзе нурлы вә ак төсле иде. Вә тирләре энҗе кеби ак. Бөртек-бөртек иде. Йөргән вакытында ике якка салмакланып, җиңел йөрер иде.
Рәсүлүллаһ салаллаһи галәйһ вәссәлам өеннән чыкмаган кыздан да оялчанрк иде.
Вә ул Рәсүл әкрәм нәби мөхтәрәм әфәндебез хәзрәтләре адәмиләрдән күрелә торган һәр төрле авырлыкларга сабыр кылучы иде.
Алгы тешләренең аралары ачык иде. Сөйләшкән вакытында тешләре арасыннан нур чәчкән шикелле күренер иде.
Рәсүллүлаһ саллаллаһи галәйһ вәссәламнең пәйгамбәрлек мөһере (билгесе) аркасында чыккан ит кисәге иде.
Ул пәйгамбәребез ак вә сучук йөзле вә урта буйлы иде.
Рәсүллүлаһ саллаллаһи галәйһ вәссәламнең төге, ягъни йоны вә чәче бик каты да түгел һәм бик йомшак та түгел, уртача иде.
Вә ак тәнле иде ки, аклыгы кызыл белән катыш вә кызыл-аллыга маил иде.
Олуг башлы, күркәм йөзле, якты чырайлы иде.
Рәсүллүлаһ галәйһиссәлам кем белән күрешер булса, ул кешенең кулында бер хуш, тәмле ис калыр иде. Кем генә очраса да, әүвәл үзе сәлам бирергә ашыгыр һәм бирәдер иде. Әлхасил, ул Фәхри галәм Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәламнең рәвешен бәян вә тәгъриф итүчеләр һәр кайсы камил түсыйфеннән гаҗиз калдылар.

Аллаһы сөбханә вә тәгалә хәзрәтләре куркулы мәхшәр көнендә Рәсүллүлаһ саллаллаһи галәйһ вәссәламнең шәфәгатен барча өммәтенә насыйп әйләсә иде. Әмин
«Мәүлид бәйрәме» (басылу елы һәм урыны күрсәтелмәгән)
 

.

Хилйә-и шәриф үрнәкләре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Әлфинә Сибгатуллина. Татар дини-суфи әдәбияты. Казан: Казан университеты басмаханәсе, 2013. ISBN 978-5-00019-048-7
  2. Türk Edebiyati Ansiklopedisi. Devirler. Şahisler, Akimlar, Тürler, Șekiller, Terimler. Istanbul, Tercüman, 1985.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү