Хидэо Кодзима (яп. 小島 秀夫, 1963 елның 24 августы, Токио, Япония) — япон геймдизайнеры, сценарист һәм продюсер. Metal Gear уеннар сериясен булдыручы буларак билгеле. Kojima Productions компаниясенә нигез салучы.

Хидэо Кодзима
Туган телдә исем яп. 小島秀夫
Туган 24 август 1963(1963-08-24)[1] (60 яшь)
Soshigaya[d], Сетагая, Токио, Япония[2]
Яшәгән урын Токио[2]
Ибараки[2]
Осака
Каваничи
Ватандашлыгы  Япония
Һөнәре геймдизайнер компьютерных игр, информатика өлкәсендә белгеч, продюсер компьютерных игр, сценаричы, язучы, геймдизайнер, Теория авторского кино
Эш бирүче Kojima Productions[d]

 Хидэо Кодзима Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Хидэо Кодзима 1963 елның 24 августында Токиода туган[3][4]. Аңа дүрт яшь булганда, аның гаиләсе Осакага күченә. Хидэоның әтисе Икенче бөтендөнья сугышы һәм Токио бомбардировкасы кичергән. Кодзима сүзләренә караганда, аның балачак истәлекләре үлем белән бәйле була: ул чак кына елгада батып үлми, котырган эт аңа һөҗүм иткән, аны чак кына поезд бәрдермәгән[5]. Хидэога 13 яшь булганда әтисе вафат була.

Карьера үзгәртү

1986 елда Кодзима Konami компаниясенә MSX өй компьютеры өчен проектлар белән шөгыльләнүче бүлекчәгә дизайнер вазыйфасына кабул ителә[6]. Penguin Adventure — Кодзиманың эшләнмәләр җитәкчесе ассистенты сыйфатында эшләгән беренче уены. Lost Warld — Кодзима эшләгән беренче проект, Konami тарафыннан гамәлдән чыгарылган. Беренче чыгарылган проекты — MSX 2 стандартлы компьютерлар өчен Metal Gear уены.

1988 елда Кодзима Snatcher, киберпанк элементлары белән маҗаралы видео уен булдыруда катнаша. Тәнкыйтькә карамастан, проект шактый уңышлы була.

2005 елның 1 апрелендә Кодзима командасы Kojima Production үз студиясен ала. Студия ун ел эчендә Konami бүлекчәсе сыйфатында, төрле платформалар өчен Metal Gear уеннары сериясен чыгара: Metal Gear Solid 3: Subsistence, Metal Gear Acid 2, Metal Gear Solid: Digital Graphic Novel, Metal Gear Solid: Portable Ops, Lunar Knights, Metal Gear Solid: Peace Walker, Metal Gear Rising: Revengeance, Metal Gear Solid: Snake Eater 3D.

Бер вакытта Konami белән уен дизайнеры арасында конфликт килеп чыга. 2015 елның 15 декабрендә Кодзима Konami дан китә, ә Kojima Productions таркала[7]. 16 декабрьдә, Кодзима Sony Computer Entertainment компаниясе вәкилләре белән берлектә Kojima Productions бәйсез студия буларак яңадан торгызу һәм PlayStation 4 уен приставкасы өчен яңа уен эшләү нияте турында игълан итә[8]. Death Stranding исеме астында уен E3 2016 күргәзмәсендә алдан игълан ителә[9].

Бүләкләр һәм танылу үзгәртү

Newsweek Кодзиманы 2002 елның иң яхшы 10 кешесе исемлегенә керткән[10][11]. 2008 елда Next-Gen журналы аны «Hot 100 Developers 2008» исемлегендә җиденче урынга урнаштырган[12].

Ике тапкыр Гиннесс рекордлар китабына кертелә (2008, 2019)[13].

Россиядә үзгәртү

Metal Gear Solid V: The Phantom Pain уены чыкканнан соң «Кодзима — гений» һәм «A X BY HIDEO KOJIMA» фразалары мемга әверелә[14]. Шуннан соң Хидэо үзенең Инстаграмында, ул аңламаган рус телле шәрехләрнең күп булуына зарлана[15].

2019 елның октябрендә Death Stranding уенын чыгаруга багышланган промо кампаниясе кысаларында Россиядә була. Визит барышында «Игромир-2019» күргәзмәсендә була[16].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Store norske leksikon — 1978. — ISSN 2464-1480
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 小島秀夫 The Creative Gene: How Books, Movies, and Music Inspired the Creator of Death Stranding and Metal Gear Solidビズメディア, 2021.
  3. IGN: Hideo Kojima Biography. әлеге чыганактан 2007-11-16 архивланды. 2008-03-12 тикшерелгән.
  4. Parkin, Simon. Hideo Kojima: video game drop-out – interview part 1. The Guardian. әлеге чыганактан 2014-02-03 архивланды. 2014-01-31 тикшерелгән.
  5. Hideo Kojima Versus the Big Robots (mis) // EDGE Magazine. — № 136. — С. 69—74.
  6. ICONS: Hideo Kojima — Metal Gear Solid. әлеге чыганактан 2017-07-09 архивланды. 2008-03-13 тикшерелгән.
  7. Michael McWhertor (2015-12-15). Report: Hideo Kojima has officially left Konami, forming new studio (en). Polygon. 2017-02-24 тикшерелгән.
  8. Hideo Kojima confirms departure from Konami, forms new studio and partnership with Sony. Vox Media. 2015-12-16 тикшерелгән.
  9. Chloi Rad (2016-06-13). E3 2016: Hideo Kojima Announces Death Stranding. 2015-02-24 тикшерелгән.
  10. Mr. Kojima, Konami Videogame Designer Was Selected One of Ten "Who's Next?" of NEWSWEEK (January 22, 2002). әлеге чыганактан April 12, 2008 архивланды. March 31, 2008 тикшерелгән.
  11. Newsweek Names the Men and Women of 2002: 10 to Watch (December 23, 2001). әлеге чыганактан 2008-05-09 архивланды. March 13, 2008 тикшерелгән.
  12. The Next-Gen Hot 100 Developers 2008 (February 19, 2008). әлеге чыганактан May 9, 2008 архивланды. March 25, 2008 тикшерелгән.
  13. Георгий Киракосян (2019-11-11). Хидео Кодзима снова попал в «Книгу рекордов Гиннеса». Игромания. 2019-11-11 тикшерелгән.
  14. Россияне атаковали японского дизайнера и объявили его гением. Lenta.ru (31 января 2018). 2019-10-05 тикшерелгән.
  15. "Кодзима - гений". Разработчик видеоигр удивлен вниманием к нему русских в Instagram. ТАСС (2019-10-04). 2019-10-11 тикшерелгән.
  16. Ольга Семеникина (2019-10-06). Миккельсен с Кодзимой, Эндрю Скотт, клип Lumen по Бэтмену. Comic Con Russia и «Игромир» 2019. День 3. Канобу. 2019-10-11 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Вулф, Терри. Кодзима — гений. История разработчика, перевернувшего индустрию видеоигр. — Москва : Эксмо, Бомбора, 2019. — 600 с. — ISBN 978-5-04-100285-5.

Сылтамалар үзгәртү