Киберпанк


Киберпанк (ингл. cyberpunk) — фәнни фантастиканың бер төре. Бу жанр 1980-нче елларның башында барлыкка килә.

Берлинда киберпанк белән ассоциацияләнгән SONY үзәге
Киберпанк кыз (ART)

Иң беренче булып Брюс Бетк язучысы «кибернетика» (ингл. cybernetics) һәм «панк» (ингл. punk) сүзләрен берләштереп, 1980 елда язылган яңа хикәясенә "Киберпанк" дип исем куша.

1983 елда Amazing Stories журналында басылып чыга.

Әмма киберпанкның мөстәкыйль жанрга формалашуы Уильям Гибсон язучысының "Нейромант"(1984) китабыннан гына башлана.

Гадәттә киберпанкка кагышлы әсәрләрдә ерак түгел киләчәк дөньясы тасвирлана. Шул дөньяда технологияның алга китүе белән беррәттән социаль төзелешенең төшенкелек яисә аның радикаль үзгәрешләре туры килә.

Классик киберпанкта җәмгыять төпкеленнән чыккан баш геройның(хакер, киберҗинаятче) дөньяда деспотик хакимиять оештырган бөтендөнья корпорацияләренә каршы көрәше сурәтләнә.

Төп авторлар һәм әсәрләрҮзгәртү

Киберпанк нәфис фильмнардаҮзгәртү

Киберпанк музыкадаҮзгәртү