Хезмәттәш авазы
«Хезмәттәш авазы» (рус. Голос коллеги)[1] ― «Сибур» холдингына керүче «Түбәнкаманефтехим» ГАҖ хезмәт коллективының атналык (корпоратив) газетасы. Гамәлгә куючы: Җаваплылыгы чикләнгән «Нефтехим Медиа Плюс» җәмгыяте. 1992 елдан бирле чыга. Казанда Җаваплылыгы чикләнгән «Принт Сервис» җәмгыятендә басыла. 2024 елның 3 октябренә 1636 саны чыккан.
Хезмәттәш авазы | |
Tөр |
атналык |
---|---|
Формат |
А4 |
| |
Гамәлгә куючы |
Җаваплылыгы чикләнгән «Нефтехим Медиа Плюс» җәмгыяте |
Баш мөхәрир |
А. Р. Мөхәммәтханов |
Нигезләнгән |
1992 |
Тел | |
Төп офис |
423570 Түбән Кама, 2-нче Сәнәгать ур., «Түбәнкаманефтехим» ГАҖ территориясе, нәшрият-полиграфия үзәге |
Тиражы | |
язылу индексы |
ПИ315 |
Тарих
үзгәртү1992 елдан бирле чыга. Газета Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә ПИ № ТУ16-01744нче номерлы таныклык белән теркәлгән.
Сибур[d] холдингына керүче «Түбәнкаманефтехим» ГАҖнең бүлендек предприятиесе ― Җаваплылыгы чикләнгән «Нефтехим Медиа Плюс» җәмгыяте медиахолдинг структурасына керә[2].
«Хезмәттәш авазы» 2015 елдан башлап басманың тематикасын эчке корпоратив басмадан шәһәр тематикасына үзгәрткән. Әгәр элек газета бары тик «Түбәнкаманефтехим» ГАҖ эшчәнлеген яктырткан булса, хәзер шәһәр һәм район яңалыкларын, спорт, фән, мәгариф, техника, мода, психология өлкәсендәге кызыклы фактларны һәм мәкаләләрне үз эченә ала.
«Нефтехим» җәмгыяте үзенең ветераннарына «Хезмәттәш авазы» газетасын Ветераннар советы аша бушлай яздыра, газета битләрендә 55, 60, 65, 70, 75, 80, 85 яшен билгеләп үтүче ветераннарны котлый.
Рубрикалары
үзгәртү- Көн кадагында
- Вакыт / Вакыйга
- Эковектор
- Төрлесеннән
- Яхшы эшләр формуласы
- Атналык телепрограмма
- Атналык һава торышы һ.б.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Нижнекамская правда – Туган як. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Нефтехим Медиа. Телепедия
Әдәбият
үзгәртү- «Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы», 2017, № 4, 46нчы бит. ISSN 0201-677 Х