Нефтехимик (газета, Түбән Кама)

корпоратив атналык газета (Түбән Кама, Татарстан, Россия)

1956 елдан Орскида чыгучы «Нефтехимик» газетасы белән бутамагыз.

Нефтехимик
Tөр

атналык
корпоратив газета

Формат

А4


Гамәлгә куючы

Җаваплылыгы чикләнгән «Нефтехим Медиа Плюс» җәмгыяте

Баш мөхәрир

Р. Д. Нурмөхәммәтова

Нигезләнгән

1968

Тел

рус теле

Төп офис

423570 Түбән Кама, 2-нче Сәнәгать ур., Түбәнкаманефтехим ГАҖ территориясе, нәшрият-полиграфия үзәге

Тиражы

11 000 (2014, октябрь)
10 330 (2024, октябрь)


язылу индексы

ПИ321

Веб-сайт: neftekhimik

«Нефтехимик» ― Сибур холдингына керүче «Түбәнкаманефтехим» ГАҖ хезмәт коллективының рус телендә чыгучы атналык (корпоратив) газетасы. Гамәлгә куючы: Җаваплылыгы чикләнгән «Нефтехим Медиа Плюс» җәмгыяте. 1968 елдан бирле чыга. Казанда Җаваплылыгы чикләнгән «Принт Сервис» җәмгыятендә басыла.

 
Сибур Холдинг компаниясе логотибы

1968 елның апрелендә «Түбәнкаманефтехим» комбинатының партия комитеты һәм дирекциясе КПССның Татарстан өлкә комитетыннан күп тиражлы газета чыгаруга рөхсәт ала [1]. 1968 елның 24 маенда һөнәри бәйрәм ― Химиклар көне[d] уңаеннан газетаның беренче саны чыккан[2]. Газетаның беренче санының зур булмаган тиражы химкомбинат хезмәткәрләренә бушлай таратылган.

Газета редакциясендә мөхәррир Минвәгыйзь Зәйнетдинов, әдәби хезмәткәр Владимир Камышев, корреспондент Ләлә Латыйпова, корректор Риорита Кузьмичева, версткалаучы Зөһрә Корбангулова эшләгән. Газета ике битле булып атнага бер тапкыр чыкан. Тиражы ― мең данәдән артык түгел, ел буена 500 килограмм кәгазь бирелгән, ул башта җитәрлек булган. Әмма газета дүрт полосалы булып, тираж үскәч, кәгазь җитми башлаган. Нефтехимикларның күп тиражлы газетасы коллективның көзгесе кебек булган, ул истәлекле вакыйгаларны теркәп барган, алдынгы кешеләр турында сөйләгән. «Нефтехимик» газетасы спорт тормышын даими яктыртуы белән аерылып торган. ТАССР физик культура һәм спорт комитеты 1980 һәм 1995 елларда физкультура-массакүләм һәм спорт тормышын иң яхшы яктыртуга багышлап үткәргән конкурсларның икесендә дә, «Советская Татария» һәм «Социалистик Татарстан» кебек республика газеталарын артта калдырып, беренче урыннарны алган. СССР Миннефтехимпромы 1980-еллар уртасында күп тиражлы газеталар арасында социалистик ярышны иң яхшы яктыртуга багышлап уздырган тармак конкурсында «Нефтехимик» өченче урынны алган. «Нефтехимик» редакторы, Түбән Кама журналистикасы тарихында, Дәүләт бүләге ― «Хөрмәт Билгесе» ордены белән бүләкләнгән бердәнбер редактор булып калган[3].

Газета 2015 елның 16 июнендә Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә СМИ ПИ № ТУ16-01393нче номерлы таныклык белән теркәлгән[4].

Сибур[d] холдингына керүче «Түбәнкаманефтехим» ГАҖнең бүлендек предприятиесе ― Җаваплылыгы чикләнгән «Нефтехим Медиа Плюс» җәмгыяте медиахолдинг структурасына керә[5].

Язылу буенча таратыла[6]. «Нефтехим» җәмгыяте үзенең ветераннарына «Нефтехимик» газетасын Ветераннар советы аша бушлай яздыра[6]. Газета битләрендә 55, 60, 65, 70, 75, 80, 85 яшен билгеләп үтүче ветераннарны котлый.

Мөхәррирләр

үзгәртү

Минвәгыйзь Зәйнетдиновтан соң Татьяна Наговицына эшли. Чирек гасыр буена Газимҗан Сабиров җитәкчелек итә, аннары руль Таисия Суркова, Ленария Гарипова кулына күчә.

Тематика

үзгәртү

«Нефтехимик» 2015 елдан башлап басманың тематикасын эчке корпоратив басмадан шәһәр тематикасына үзгәрткән. Әгәр элек газета бары тик «Түбәнкаманефтехим» ГАҖ эшчәнлеген яктырткан булса, хәзер шәһәр һәм район яңалыкларын, спорт, фән, мәгариф,техника, мода, психология өлкәсендәге кызыклы фактларны һәм мәкаләләрне үз эченә ала[7].

«Нефтехимик» газетасы ― җитештерү тематикасына оператив мәкаләләр һәм репортажлар, шәһәр проблемалары турында кискен материаллар, кызыклы кешеләр белән очрашулар, компаниянең, Түбән Кама һәм Татарстанның мәдәни, спорт, социаль әһәмияткә ия вакыйгалары турында мавыктыргыч материаллар[8].

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • «Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы», 2017, № 4, 46нчы бит. ISSN 0201-677 Х

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү