Халисә Богданова

Халисә Богданова (Халисә Ривхәт кызы Богданова) - курчак театры артисты, «Алтын битлек» премиясе лауреаты (2014). С. Образцов театрында (Мәскәү) эшли.

Халисә Богданова
Туган телдә исем Халисә Ривхәт кызы Богданова (Хәбибуллина)
Туган 27 ноябрь 1980(1980-11-27) (43 яшь)
Түбән Новгород
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе[d]
Һөнәре курчак театры артисты
Ата-ана
  • Ривхәт Хәбибуллин (әти)
Бүләк һәм премияләре (2014) («Алтын битлек» премиясе)
Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Богданова.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1980 елның 27 ноябренда Горькийда туган. Түбән Новгородның 51- мәктәбен (1997), Түбән Новгород театр укуханәсен (Р. Бунатян курсы, 2001), Санкт-Петербург театр сәнгате академиясен (Т. Сависская курсы, 2006) «курчак театры актёры» белгечлеге буенча тәмамлый.

Иҗаты үзгәртү

Уйнаган спектакльләре үзгәртү

 
«Карт сеньор һәм ...» спектаклендә
  • «Чебен-Цокотуха» К. Чуковский - Чебен
  • «Көнбагыш өчен бүләк» (Подарок для подсолнуха) - Әтәч
  • «Тирмә-тирмәкәй» (Терем-теремок) А. Заболотный - Куян
  • «Булмаган кеше» (Человек, которого не было) С. Довлатов – ана юлбарыс Люся
  • «Каз бәпкәсе» (Гусёнок) Н. Гернет - Алёнка
  • «Чуртан әмере буенча» (По-щучьему велению) - Көлмәс патша кызы
  • «Итекле мәче» (Кот в сапогах) Ш. Перро - Принцесса
  • «Һау исемле песи малае» (Котёнок по имени Гав) – Песи баласы

С.В. Образцов театры үзгәртү

  • «Хәйләкәр керпе» (Хитрый ёжик!) - Алёнка
  • «Уймак кыз» (Дюймовочка) Г.Х. Андерсен - Эльф
  • «Галәветдиннең тылсымлы лампасы» (Волшебная лампа Аладдина) Н. Гернет - Зәйнәп
  • «Маугли» Р. Киплинг, Н. Гернет - Маймыл
  • «Зур сәяхәт (Большое путешествие) - Дракон
  • «Көлбикә» (Золушка) Ш. Перро - Көлбикә
  • «Борын» (Нос) Н.В. Гоголь - кабаре артисткасы
  • «Башкалар һәм эт» (Все другие и собака) В. Левин, Р. Муха – Үгез бозау, Песи

«Алтын битлек» премиясе үзгәртү

2014 - Габриэль Гарсиа Маркес әсәре буенча С.В. Образцов исемендәге курчак театрында (Мәскәү) куелган «Карт сеньор һәм ...» (Старый сеньор и ... ) спектакле өчен (Виктор Никоненко куйган) (иң яхшы актёр уены номинациясендә) «Алтын битлек» премиясенә лаек була (Андрей Нечаев, Дмитрий Чернов, Алексей Соколов белән берлектә)[1]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү