Айдар Хафиз
(Хафиз Айдар битеннән юнәлтелде)
Айдар Хафиз, сәхнә псевдонимы, тулы исеме Айдар Садри улы Хафизов (20 май, 1943 ел, Питрәч районы, Күн авылы — 2020 елның 13 декабре, РФ, ТР, Казан) — Камал театры артисты, Татарстанның халык (2001), РФ атказанган (2014) артисты.
Айдар Хафиз | |
---|---|
Туган телдә исем | Хафизов Айдар Садри улы |
Туган | 20 май 1943 СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Күн |
Үлгән | 13 декабрь 2020 (77 яшь) РФ, Татарстан, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | актер |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры һәм Казан дәүләт мәдәният институты |
Балалар | кызы Айсылу Хафиз |
Бүләк һәм премияләре | |
Биография
үзгәртү1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төрле урыннарда: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда — режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында — администратор, 1975-1976 елларда филармониядә — нәфис сүз сөйләүче, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында артист булып эшли. 1978 елдан — Татар академия театрында.
Хәтер
үзгәртү2024 елда Питрәч районы Күн авылы мәдәният йортына Айдар Хафизов исеме бирелгән[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. «Милләткә хезмәт иткән чын татар улы»: Питрәчтә Айдар Хафизов исеме мәңгеләштерелде. Интертат, 17.05.2024
Чыганаклар
үзгәртү- Хафизов Айдар Садри улы. 2010 елның 8 июнь көнендә архивланган. Камал театры сайты