Фәүзия Мөхәмәтшина

Мөхәмәтшина Фәүзия Мидхәт кызы (15 июнь 1953 ел) — башкорт журналисты, Башкортстан Республикасының һәм Рәсәйнең Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2016).

Фәүзия Мөхәмәтшина
Туган 15 июнь 1953(1953-06-15) (70 яшь)
Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист

Биографиясе үзгәртү

Фәүзия Мидхәт кызы Мөхәмәтшина 1953 елның 15 июнендә Башкорт АССРның Баймак районы Ишбирде авылында туган.

1970 елда Баймак мәктәп-интернатын тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Октябрь байрагы» район газетасында тәрҗемәче булып, аннары Ишбирде сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1977 елдан хезмәт эшчәнлеген КПСС-ның Башкортстан өлкә комитеты нәшриятында корректор булып дәвам итә. Бер үк вакытта республика балалар газетасы «Башкортстан пионеры» белән хезмәттәшлек итә, басмага төрле темаларга хәбәрләр һәм мәкаләләр яза. Тиздән аны редакциянең мәктәп бүлегенә хәбәрче итеп чакыралар.

Бераздан Фәүзия Мидхәт кызы «Совет Башкортостаны» газетасына эшкә күчә һәм тиз арада партия басмасының иң оператив бүлегенә — мәгълүмат бүлегенә хәбәрче итеп билгеләнә.

1985 елдан ул хатлар бүлеге һәм социаль проблемалар бүлеге мөдире вазифасын башкара, аннары аны мәгариф бүлегенә җитәкче итеп куялар. 2008 елда хаклы ялга чыкканчы шунда эшли.

Тәҗрибәле журналист 2008 елдан алып «Кичке Уфа» газетасында хезмәт куя[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (2016).
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998)
  • Башкорт СССР Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе (1991)
  • Башкортстан Республикасы Матбугат министрлыгының Мактау кәгазе.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • 2015-12-15. «Киске Өфө» гәзите сайты.. 2015-12-15 тикшерелгән.