Фәрит Хәйруллин

совет һәм Россия җиңел атлетчысы

Фәрит Миндияр улы Хәйруллин (1965 елның 17 августы, Казан, ССРБ) — совет һәм Россия җиңел атлетчысы, йөгерү буенча ярышларда катнашучы. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры. 5000 метрга һәм 10 000 метрга йөгерүдә күп тапкыр Россия чемпионы[1].

Фәрит Хәйруллин
Туган 17 август 1965(1965-08-17) (58 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты
Һөнәре легкоатлет-стайер

Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университетын тәмамлаган, белгечлеге — «җиңел атлетика буенча тренер-укытучы». 2016 елдан Мәскәүдә «Марафон академиясе» йөгерү клубының өлкән тренеры.

Казанышлар үзгәртү

Ел Ярыш Дистанция Үткәрү урыны Яулаган урын Нәтиҗә
1989 ССРБ— ГДР җиңел атлетика матчы 3 000 м Брянск 1 7:59.24
Җиңел атлетика буенча ССРБ чемпионаты 5 000 м Горький (Түбән Новгород) 2 13:46.97
1991 Аурупа Кубогы 5 000 м Франкфурт-на-Майне 4 13:45.99
1 500 м Будапешт 2 3:41.10
Бертуган Знаменскийлар мемориалы 5 000 м Мәскәү 1 13:37.55
1992 5 000 м Майя (Португалия) 1 13:21.78
3 000 м Братислава (Чехословакия) 3 7:45.94
1993 Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты 5 000 м Мәскәү 3 13:49.58
1994 Кросс буенча Россия ачык чемпионаты 12 000 м Кисловодск 1 36:57
1995 10 000 м га йөгерү буенча Россия чемпионаты 10 000 м Санкт-Петербург 1 28:31.30
1996 Nizhniy Novgorod Half Marathon 21,1 км Түбән Новгород 3
Haarlem Half Marathon 21,1 км Һарлем (Нидерланд) 3
Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты 5 000 м Санкт-Петербург 1 13:40.46
Кросс буенча Россия ачык чемпионаты 12 000 м Кисловодск 2 36:24
10 000 метрга йөгерү буенча Россия ачык чемпионаты 10 000 м Мәскәү 2 28:34.71
Ярыммарафон буенча дөнья чемпионаты (IAAF World Half Marathon Championships) 21,1 км Пальма (Испания) 55 1:06:08
1997 Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты 10 000 м Тула 1 29:06.35

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Farid KHAYRULLIN | Profile | World Athletics. worldathletics.org.

Сылтамалар үзгәртү