Фәргать Мөхәммәтов
Фәргать Вәгыйз улы Мөхәммәтов (1967 елның 11 сентябре, Иске Рәҗәп, Куйбышев районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Спас муниципаль районы башлыгы (2019―2025). «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[1].
Фәргать Мөхәммәтов | |
---|---|
![]() | |
Туган | 11 сентябрь 1967 (57 яшь) Иске Рәҗәп, Куйбышев районы, Татарстан АССР, ССРБ |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | район башлыгы |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Тормыш юлы
үзгәртүФәргать Мөхәммәтов 1967 елның 11 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы Иске Рәҗәп авылында туа. 1991 елда Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Татагропроммодульстрой» ППСО УПТК башлыгы урынбасары булып эшли. 1993 елда Спас районындагы А. Алиш исемендәге совхозның баш агрономы була. 1993 елның сентябрь ахырыннан «Екатериновский» совхозында эшли: икътисадчысы, баш бухгалтер урынбасары, совхоз директоры (1995—1998). 1998 елдан Болгар шәһәрендә «Болгарагропромснаб» ДУП директоры. 2005 елдан «Спас Агроснаб» ҖЧҖ директоры, 2010 елдан «Мухаметов Ф. В.» КФХ башлыгы. 2013 елда «Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы» директоры булып эшли башлый.
2019 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы итеп сайлана[2].
2025 елның 24 апрелендә район башлыгы вазыйфасыннан киткән[3].
Бүләкләр
үзгәртү- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2017 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- 2019 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте;
- 2019 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Мухаметов Фаргат Вагизович / Партия «Единая Россия»
- ↑ Главой Спасского района РТ избран Фаргат Мухаметов
- ↑ Эльза Кузнецова. В Спасском районе Татарстана сменился руководитель. Татар-информ, 25.04.2025
Сылтамалар
үзгәртү- Спас муниципаль районы сайтында 2021 елның 15 апрель көнендә архивланган.
Моны да карагыз
үзгәртү