Фәнил Әгълиуллин

Фәнил Әнвәр улы Әгълиуллин (рус. Фаниль Аглиуллин яки рус. Аглиуллин Фаниль Анварович, 1975 елның 3 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Куйбышев районы, Иске Рәҗәп) — ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры (2019 елның 19 сентябреннән), ТР Президентының ярдәмчесе — хәвефсезлек хезмәте җитәкчесе (20162019 елларда), полиция полковнигы.

Фәнил Әгълиуллин
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры
Вазыйфага керешкән
2019 елның 19 сентябре
Туган 3 октябрь 1975(1975-10-03) (48 яшь)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1975 елның 3 октябрендә ТАССР Куйбышев районы (1991 елдан Спас районы) Иске Рәҗәп авылында гаиләдә беренче бала булып туган. Әтисе Әнвәр, әнисе Фәния (?—2004). Балачактан милиционер булырга хыялланган. РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын(рус.) тәмамлаган (2004).

Хезмәт юлы үзгәртү

2011 елданТР Президентының ярдәмчесе.

20142016 еллардаТР буенча ЭЭМ ведомстводан тыш саклау идарәсе югары вазифаи затларның иминлеген тәэмин итү үзәгенең махсус әзерлек бүлеге башлыгы урынбасары, РФ милли гвардиясе гаскәрләренең ТР буенча ведомстводан тыш саклау идарәсенең югары вазифаи затларның иминлеген тәэмин итү үзәге башлыгы.

20162019 еллардаТР Президентының ярдәмчесе — хәвефсезлек хезмәте җитәкчесе.

2019 елның 19 сентябреннән (2019 елның 8 сентябрендә ТР Дәүләт шурасы депутаты һәм экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе итеп сайланган Азат Хәмәев урынына[1]) — ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры[2].

Казан мәчетләрендә «экстремизмга каршы көрәшү» юнәлешендә инспекцияләр үткәргән, мәчетләргә йөрүче мөселманнарның контингенты белән кызыксынган шәхес буларак билгеле[3].

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Лилия. Кызлары Камилә, Әминә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү