Азат Кадыйров

Татарстан Республикасы министры (2024 елдан)

Азат Кадыйров, Азат Рифкать улы Кадыйров (Азат Рифгатович Кадыров, 1973 елның 29 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры (2024 елның 19 июненнән). 2020―2024 елларда Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары[1].

Азат Кадыйров
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры
Вазыйфага керешкән
2024 елның 19 июне
Аңа кадәр Фәнил Әгълиуллин
Шәхси мәгълүмат
Туган 29 август 1973(1973-08-29) (50 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Казан химия-технология институты
Дәүләт идарә университеты

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1973 елның 29 августында Казанда туган. Казан дәүләт химия-технология университетын «инженер» (1996) һәм «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлекләре буенча, аннары Дәүләт идарә университетын «спортның уен төрләрендә менеджмент» белгечлеге буенча (2003) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

үзгәртү

1993―1999 елларда Казанның төрле предприятиеләрендә эшләгән.

1999―2001 елларда ― ТР Балалар һәм яшьләр эшләре дәүләт комитетының социаль-икътисади проблемалар бүлеге баш белгече.

2001―2005 елларда ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының стратегик үсеш, бюджетны планлаштыру һәм контроль бүлеге баш белгече.

2006―2009 елларда ― ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының туриндустрияне үстерү бүлеге баш белгече, әйдәп баручы киңәшчесе, программаларны үстерү һәм рекламацияләү бүлеге башлыгы урынбасары.

2009―2020 елларда ― «XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы башкарма дирекциясе» (соңрак исеме «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы итеп үзгәртелгән) директор урынбасары, генераль директорның беренче урынбасары һәм генераль директоры. Дирекция тарафыннан Казанда уңышлы гамәлгә ашырылган проектлар арасында 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты, 2017 елгы Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы, 2018 елгы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты һәм спорт төрләре буенча башка эре халыкара һәм гомумроссия ярышлары бар[1].

2020 елның февраленнән 2024 елның 17 маена кадәр ― Россия Федерациясе спорт министрының[d] (Олег Матыцин) беренче урынбасары[2].

2024 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Рәисенең 473нче санлы указы белән Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнә[3]. Аңа кадәр республика җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булган Фәнил Әһлиуллин (Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызуга кураторлык итүче) ТР вице-премьеры в.б. итеп билгеләнгән[4].

Бүләкләре

үзгәртү

Дәүләт һәм ведомство бүләкләре бар[1].

Шәхси тормышы

үзгәртү

Өйләнгән, ике ул тәрбияли[1].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү