Мансуров Фәнил Хәбибулла улы (3 декабрь 1932 ел30 май 1995 ел) — журналист, язучы. 1965 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Фәнил Мансуров
Туган 3 декабрь 1932(1932-12-03) (91 яшь)
Чакмагыш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре язучы

Биографиясе үзгәртү

Фәнил Хәбибулла улы Мансуров 1932 елның 3 декабрендә Башкорт АССР-ының Чакмагыш районы авылында колхозчы гаиләсендә туган.

Урындагы урта мәктәптә белем ала. 19541957 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетында укый.

19571960 елларда Бүздәк районының «Алга» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 19601963 елларда Чакмагыш районының Калмашбаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятен укыта.

19631967 елларда «Агыйдел» һәм «Пионер» журналларында әдәби хезмәткәр була.

1968 елда Казанга күчеп китә. 1968-1971 елларда Татарстан китап нәшриятендә эшли. 1972-1976 елларда — «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче була.

1979 елда Уфага кайта.

Китаплары үзгәртү

  • Юл башы»
  • Бар тору бер егет: повесть. — Уфа: Китап, 1964. (башкорт телендә)
  • Болытлар тарала
  • Хәерле юл: повесть, хикәяләр. — Казан: Татар. әнә. нәшр., 1969. — 143 б. — 8000 д.
  • Якты тауда бүз тургайлар: повесть. — Казан: Татар. әнә. нәшр., 1973. — 148 б. — 11000 д.
  • Ак буран: повесть. — Казан: Татар. әнә. нәшр., 1977. — 102 б. — 10000 д.
  • Юл чатында көмеш әрем: повестьлар. — Казан: Татар. әнә. нәшр., 1978. — 112 б. — 11000 д.
  • Агыйделкәй алкын: повестьлар, хикәяләр. — Казан: Татар. әнә. нәшр., 1991. — 255 б. — 15000 д.

Иҗаты турында үзгәртү

  • Хәкимов Ә. Үкенүдән башка нәрсә әйтәсең // Сов. Башкортстан. — 1965. — 26 июнь.
  • Ханнанов Р. Серле бөтендөнья кочагында // Кызыл таң (Уфа). — 1969. — 22 дек.
  • Кәрами Р. Тормышчан образлар // Соц. Татарстан. — 1972. — 27 сент.
  • Мәхмүдов Ә. Бүз тургайлар илендә // Соц. Татарстан. — 1974. — 7 июль.
  • Әгъзамов Ф. Яшьлек романтигы // Кызыл таң (Уфа). — 1992. — 14 гыйнв.
  • Сафуанов С. Яшьлек романтикасы // Өмет. — 1992. — 13 февр.
  • Фәтхетдинов Ф. Рухи кыйммәтлелек — халык күңелендә // Өмет. — 1994. — 22 гыйнв.

Сылтамалар үзгәртү