Фёдор Степа́н улы Ро́котов (якынча 17351736, Воронцово утары, хәзерге вакытта Мәскәү сызыгы эчендә — 1808 елның 12 (24) декабре, Мәскәү) — рус живописецы, Екатерина II патшалыгы эпохасы рус классицизмының иң олы Мәскәү портретистларының берсе, шул патшабикәнең хрестоматия портреты авторы, шулай ук шул чорның Мәскәү аксөякләренең портрет галереясен калдырган. Император художество Академиясенең академигы (1765 елдан бирле).

Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 1735[3]
Туу урыны Воронцово (усадьба)[d], Обручевский район[d]
Үлем датасы 24 декабрь 1808(1808-12-24)[2][4]
Үлем урыны Мәскәү, Россия империясе[2]
Һөнәр төре рәссам, пәртеритче
Эшчәнлек өлкәсе русская живопись[d][5] һәм портретная живопись[d][5]
Әлма-матер Император сынлы сәнгать академиясе[d]
Активлык урыны Санкт-Петербург[2] һәм Мәскәү[2]
Иҗтимагый сыйныф крестьян
Жанр портрет[d]
Әсәрләр җыентыгы Прадо[d], Третьяков галереясе, Эрмитаж музее[d], Национальный музей в Варшаве[d], Екатеринбургский музей изобразительных искусств[d], Нарвигия милли сәнгать, мигъмарият һәм дизайн музее[d], Саратовский художественный музей имени А. Н. Радищева[d], Самарский областной художественный музей[d], Воронежский областной художественный музей им. И. Н. Крамского[d], Нижегородский государственный художественный музей[d], Новгородский музей-заповедник[d], Пермская государственная художественная галерея[d], Государственный Русский музей[d], Беларусь Республикасының Милли сәнгать музее[d], Тамбовская картинная галерея[d], Ивановский областной художественный музей[d], Смоленская художественная галерея[d], Архангельский музей изобразительных искусств[d], Курская государственная картинная галерея имени А. А. Дейнеки[d], Ульяновский областной художественный музей[d], Тамбовский областной краеведческий музей[d], Kadriorg Art Museum[d], Рыбинский музей-заповедник[d], Тверская областная картинная галерея[d], Музей В. А. Тропинина и московских художников его времени[d], Псковский музей-заповедник[d], Дәүләт тарих музее[d], Таганрогский художественный музей[d] һәм Эстонский художественный музей[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Fedor Rokotov
 Фёдор Рокотов Викиҗыентыкта

Иртә еллары

үзгәртү
 
Мәгълүм булмаганның гвардия мундирында портреты күпмедер вакыт рәссамның автопортреты булып саналган

Рокотов XVIII гасырның утызынчы елларында кенәз Репниннарның Мәскәү яны Воронцово утарында (хәзер Мәскәү чикләрендә) туган. Аның килеп чыгышы бәхәсле булып кала. Иң элек исеме әгъзалары бары тик дворяннар булырга мөмкин булган “Мәскәү Инглиз клубы кагыйдәләре” астында тору нигезендә ул Псков дворяннары Рокотовлардан килеп чыгышлы дип саналган — шуңа күрә И. Э. Грабарь «Яшь кешенең гвардия мундирында портреты»н рәссамның автопортреты дип санарга мөмкин дип санаган. Шул ук вакытта башка сәнгать белгечләре йөз хасиятләре, маңгайда һәм чигәләрдә чәч үсеше сызыгы Рокотовның художестволар Академиясе буенча иптәше, мәшһүр рәссам Евграф Петр улы Чемесов белән охшаш икәнен билгеләннәр һәм мөгаен шул портретта ул ясалган да. Берничә елдан соң Ленинград сәнгать белгече А. А. Русакова, «Гвардия мундирында яшь кеше портреты»н рәссамның Г. Г. Орлов, И. Л. Голенищев-Кутузов, Павел I портретлары кебек соңрак эшләре белән чагыштыргач аларның живопись манерасында гаять зур аерманы билгеләгән һәм бу эшнең Рокотов пумаланыкы икәненә шөбһәләнгән. 1950-нче еллар уртасында сәнгать белгече А. И. Михайлов Мәскәү өлкә тарихи архивында 1776 елның августы белән даталанган, “иреккә җибәрелгән бертуганым Никита Степан улы Рокотов, Пётр Иван улы Репнин хезмәтчесе” турында язган үтенечен тапкач, рәссамның крепостнойлардан килеп чыгышы юрамасын тәкъдим иткән. Шуннан соң бу ике юраманы килештерер өчен Фёдор Рокотов “хуҗаның” законсыз баласы икән тәкъдим ителгән булган – мөгаен, яшь чагында ук аны иреккә җибәргән Репнин, Пётр Иван улыныкы. Шулай да, М. Коробко күрсәткәнчә, Рокотовның яратылышы моментына кенәз Репнин даими Петербургта Коры җир шляхта корпусында торган, һәм Воронцовода булса да, эпизодик рәвештә булган, һәм аңа шул вакытта 12-13 яшь булырга тиеш булган, бу аның ата булу гипотезасын шөбһәле итә. Шул ук вакытта совет чорыннан соң вакытларда А. И. Михайлов сылтаган крепостной бәйлелек турында документны янә күтәреп карау уңышсыз булган: «Бирелгән сылтама буенча Михайлов тарафыннан күрсәтелгән эш хәзерге заман өйрәнүчеләре тарафыннан (Т. Г. Гармаш) табылмаган һәм Фёдор Рокотовның крепостнойлыктан азат ителүнең документаль шәһадәтләре дә әлегә кадәр табылмаган.

1755 елда И. И. Шувалов Мәскәүгә шул вакытта Петербургта барлыкка китерелә торган Император художество Академиясе өчен сәләтле яшьләрне җыярга килгәне мәгълүм. Ул Рокотовны күреп алган һәм башкалага алып киткән. Мөгаен, яшь егет Коры җир шляхта корпусына кергән, чөнки Петербургка килгәннән соң беренче елларда күбесенчә кадетларның сурәтләрен ясаган. Дворянлыкны биргән ротмистр чинын алганнан соң хәрби хезмәттән чыккан. Рокотовның иртә эшләре табигыйлык хәтта садәлек тәэсирен калдыра.

Художестволар Академиясе

үзгәртү
 
Екатерина II-нең таҗ кию вакыйгасы портреты (1763)

1757 елдан бирле Академия Шувалов сараенда булган. Якоб Штелин буенча, Рокотов биредә чит ил остазлары Луи Ле Лоррен һәм Пьетро Ротари белән шөгыльләнеп рококо эстетикасы принципларын өйрәнгән; шулай ук Шувалов картиналар тупланмасы аңа шактый тәэсир иткән дип фараз итәргә була. Шувалов галереясенең сурәте - Рокотовның портреттан башка жанрда сакланган бердәнбер эше (Рокотовның өйрәнчеге һәм Струйский крепостное Андрей Зяблов күчермәсендә сакланган).

1760 елда Шуваловның сүздән әйткән кушуы буенча Рокотов Император художестволар Академиясенә кертелгән булган. 1762 елдан бирле адъюнкт булып инде башка өйрәнчекләренең шөгыльләнүен карап торган. Петербург периоды парад портретларында шул вакыт көнбатыш Европа живописе алымнары белән тулы таныш булуын күрсәтә. 1763 елда Мәскәүгә Екатерина II-нең таҗ кию портретын ясарга чакырылган булган. «Очланышы буенча геральдик диярлек профиль» патшабикәгә шулкадәр ошаган ки, ул шуннан соң йөзен Рокотов оригиналлары буенча сурәтләргә әмер биргән. 1765 елда Рокотов “живопись сәнгатендә күрсәтелгән тәҗрибәсе” һәм Лука Джорданоның «Венера һәм Амур» картинасыннан күчермәсе өчен академик дәрәҗәсенә ия була. Якоб Штелин аның фатирында берьюлы илле тәмамланмаган портрет күргән. Академиядә остаз эше табышлы булмаса да, аның җитәкчесе Иван Бецкой академикларга шәхси портрет практикасын алып барырга тыйган, мөгаен, шул сәбәпле Рокотов 1766 ел ахырында Петербургтан киткән һәм Мәскәүгә кайткан.

Мәскәү чоры

үзгәртү

«Пайтәхет»тә Рокотовка оста рәссамнар игътибары күп булмаган аксөяк Мәскәү гаиләләреннән заказлар сибелгән. Эшләре өчен Рокотов кыйммәт алмаган – бары тик 50 сум, бу килгән чит ил кешеләреннән 15 мәртәбә кимрәк. Төп игътибарын кием бизәлешенә түгел, ә йөзнең охшаганлыгына биргән.
1768 елда аңа Мәскәү тәрбия йортының опекуннар портретлары сериясенә заказ биргән Богдан Умский шундый яшь рәссам “ат казангач, эреленүчән һәм вәкарьле булып киткәне”нә зарланган. 1768 елның 22 ноябреннән Опекун советы журналында язма буенча С. В. Гагарин, П. И. Вырубов һәм И. Н. Тютчев портретлары өчен ул 100-әр сум алган: «Положим академику г-дину Рокотову за написание им трех опекунских портретов за каждый по сту, итого триста Рублев выдать из опекунской суммы и впредь по написании таковых выдавать за каждый по сту Рублев». Гәрчә соңгы портрет тәмамланмаган булса да, И.Н. Тютчев портретының фоны ясалып бетмәгән булган һәм портретланучының сул кулы ясалып бетмәгән булган, ул шулай ук сатып алынган булган һәм Тәрбия йортында инкыйлабка кадәр торган. Бу Рокотов кабул иткән соңгы рәсми заказ булган – моннан бирле ул бары тик шәхси клиентлар өчен эшләгән. 1760-ынчы еллар ахырыннан 1790-ынчы еллар башына кадәр рәссам “бөтен Мәскәү”не ясаган. Аның пумаласы астыннан бер гаиләнең ике –өч буын вәкилләрен сурәтләүче фамилия галереялары чыккан (мәсәлән граф Воронцовларның). Совет чорында Рокотов сановниклар Петербургының салкын парад живописена җылы, мәҗбур ителмәгән, интим һәм рәссамның модельләр белән якын танышуы турында шәһадәт итүче портретларны каршы куйган дип саналган. Тышкы эффектларны, барлык күрсәтелүчеләрне кабул итмәү модельләрнең хисләре табышмагында, аларның эчтә игътибар туплауларында, эмоциональ тоныклыкта чагыла. 1772 елда Рокотов аның кагыйдәләре астында алты имзаның берсен куеп Мәскәү Инглиз клубының нигезләүчеләрнең берсе булган. Ул шулай ук күп замандашлары кебек масон булган. 1774 елда ул Мәскәү “Клио” масон ложасында торган . Новиковның «Иртәнге яктылык» журналына язылган булган.

1776 елда үз гаиләсе булмыйча ул энеләренә азатлык грамотасына сорап ирешкән, аларны кадетлар корпусына биргән һәм мирас варислары иткән. 1781 елда Иске Басманная урамында Великомученник Никита приходында җир мәйданчыгын сатып алган. Сатып алу баласы булмаган генерал-аншеф П. И. Репнин үлеменнән соң булганга күрә кайбер биографлар әгәр дә чынлап атасы булса васыять буенча солид сумма акча алырга мөмкин булган.

Соң Рокотов

үзгәртү
 
"Рокотов йорты"; Иске Басманная урамы һәм Токмаков переулок почмагы.

Рокотов ясаган дип фараз ителгән портретлар микъдары шак катыра – шул ук вакытта ул бик тиз эшләмәгән, “беркайчан да натурадан айдан тизрәк эшләгәнем юк”. Мөгаен, аларның күбесе өйрәнчекләр белән эшләнгән булган (шулай 1787 елда Рокотовның йортында дүрт крепостной торган, алар арасында ике бертуган булган өйрәнчек 27 яшьлек Пётр Андрей улы һәм 25 яшьлек Иван Андрей улы). 2006 елда Л. Маркина шулай дип яза: “И. Г. Романычеваның соңгы монографиясендә Рокотовның 152 оригиналь әсәре, аларның җидесендә остаз автографы сакланган. Әмма һәрбер автограф та рәссам авторлыгының шәһадәте була алмый."
1780-нче елда Рокотовның портретописеннан әйтелеп бетмәгәнлек, хәтта берникадәр серлелек биргән рокайль төтене юкка чыга. «Чакыручы ярым караңгылык алмашына аерымрак буяу тоннары килә, күләмнәр билгелерәк булып китә. Рокотовның соң Мәскәү портретлары элеккеләреннән купшырак һәм импозантрак— шул вакытта хөкем сөргән классицизм стилистикасына якынрак. Рәссам тәфсиллерәк итеп «һава челтәрләрен, атлас тасмалар һәм ефәк киемнәр коюларын, зиннәтле бизәкләрдә яктылык уенын ясый», әмма өйрәтелгән мимика һәм көчәнешле караш еш караучыны образ эченә кертми. Хатын-кыз портретлары гадәттә оваль формада. Модельләр йөзләрендә еш тәкәбберлек, башкалар өстеннән өстен булуны белү чагыла.
Мәскәү масоннары тар-мар ителүеннән соң Рокотовның җитештерүчәнлеге кискен төшә. Соңгы мәгълүм эшләре 1790-ынчы еллар башы белән даталана, аларда буяулар шактый саран, монохром диярлек. Бу үзенчәлекләрне рәссамның күрүе зәгыйфьләнүе белән бәйлиләр.
Тормышының соңгы егерме елы турында аз мәгълүм. Ул тәрбияләгән энеләре уңышлы хәрби карьера ясаган, берсе – майор дәрәҗәсенә, икенчесе штабс-капитан дәрәҗәсенә ирешкән.
Рәссам Мәскәүдә 1808 елның 14 (24) декабрендә үлгән. Энеләре тарафыннан Яңа Спас монастыре зиратында күмелгән, тиздән аның кабере югалган булган.

«Антикварный мир: отражение сути. Вестник антикварного рынка» (2013 ел өчен № 6) журналында рәссамның соңгы 20 елына яктырта торган нәшер ителгән архив документлар.

  • 1781 —2600 сум өчен Горохов переулогында (№ 6), ике узыла торган переулок киселешендә, великомученник Никита чиркәве приходында мәйданчык сатып ала.
  • 1782 феврале — Рокотовның өйрәнчеге Иван Казаков бу җир биләмәсендә төзелеш эшләренә сорап ялвару бирә.
  • 1785 елның 25 июле — Алексей Николай улы Сухотиннан 1400 сумга Иске Басманная урамы һәм Токмаков переулок почмагында җир биләмәсе сатып ала.
  • 1785 елның 31 июле — шул участокта төзелеш турында сорау бирә.
  • 1785 елның 12 августы — планга төгәлләүче экспликация бирә (биләмәнең планы бар).
  • 1785 — төзелә, төзелеш вакытына Журавлёвтан биш өйрәнчеге, энеләре һәм өйдәгеләре белән торак яллап ала.
  • 1786 — Рокотов һәм өйрәнчекләре исемнәре великомученник Никита храмы исповедание ведомостьларында юк.
  • 1787 — дүрт крепостной белән Иске Басманнаяда йортта тора, алар арасында ике өйрәнчек бертуганнар Андрей уллары Пётр һәм Иван (27 һәм 25 яшь).
  • 1788 — үз өендә тора, өйрәнчекләре инде юк.
  • 1789 елның 15 мае — утарын 6000 сумга Мария Петр кызы Шереметевага сата. Утар флигеле фасадында биредә рәссам 1785 елдан 1793 елга кадәр яшәгән дигән мемориаль такта бар.
  • 1790 — рәссамның кайда булуы турында мәгълүмат юк.
  • 1791 һәм 1792 — Иске Басманная районында торырга дәвам итә, әмма торакны яллап ала.
  • 1793 — Звенигород өязендә Аниково утарын сатып ала: мөгаен, үз исеменә, ә соңыннан аны энеләренә яза. Исповедание ведомостьларында мәгълүмат төрлечә, бер очракта вотчинник булып Рокотов аталган, икенчесендә - энеләре.
  • 1794 һәм 1795 — Иске Басманная районында сәүдәгәр А. В. Горошков йортында тора. Хезмәтчеләрдән башка, рәссам янында өч өйрәнчек.
  • 1801—1804 — Аниковода тора, аны соңыннан сата (1807 елда утарның хуҗасы яңа). 1800 елның «Икътисади билгеләмәләре» буенча авылда 9 өй яны булган, 49 ир кеше, 51 хатын-кыз һәм хезмәтләр белән агач хуҗалар йорты булган.
  • 1806 елның 24 апреле — 5000 сумга Мәскәүдә соңгы утарын сатып ала Спас заставасы янында, Воронцов урамы янында, Кырык Севастий газап чигүчеләре чиркәве приходында; аның күршесе кенәз Вадбольский булган. Төзелә, 1798 елда отставкага чыккан энесе Иван Кече һәм хезмәтчеләре белән тора.

Мирасы

үзгәртү

Провинциаль музейларда һәм шәхси тупланмаларда Рокотов стилендә күп портрет саклана. Күпчелек модельләрнең исемнәре югалган һәм фараз итеп торгызыла. Мөгаен, XVIII гасыр ахыры Мәскәвендә «Рокотов даирәсе» булган. Мәшһүр остазга охшарга теләгән шул рәссамнарның шул исәптән өйрәнчекләрнең иҗади хасиятләре начар өйрәнелгән, шулай итеп бу барлык массив живопись Рокотовка карый дип әйтелә. XX гасыр башына кадәр рәссамның иҗатын һәм исемен сирәк искә алганнар. Аның «кайтуы» күбесенчә Сергей Дягилевка рәхмәтле, ул 1905 елда Петербургта Таврида сараенда Рус портретларының тарихи-художество күргәзмәсен оештырган. Ул вакытта Рус музееның аның бер эше дә булмаган, ә Третьяков галереясында бары тик “Г. Г. Орлов портреты” булган.

 
А. П. Струйская портреты

XVIII гасыр портретистына киң публикасына кызыксыну Николай Заболоцкий тарафыннан тәэмин ителгән булган, ул 1953 елда А. П. Струйская портретына портретына хрестоматик булып киткән түбәндәге шигырь язган:

Её глаза — как два тумана,
Полуулыбка, полуплач,
Её глаза — как два обмана,
Покрытых мглою неудач.
Соединенье двух загадок,
Полувосторг, полуиспуг,
Безумной нежности припадок,
Предвосхищенье смертных мук.

1978 елда Мәскәүнең көньяк-көнбатышында Ясенево районында Рокотов урамы пәйда булган. 2008 елда Яңа спас монастыренда Рокотовның һәйкәл ташы куелган булган. 2010 елда Россия почтасы рәссамга багышланган маркалар чыгарган.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү