Франц Друскис (литв. Pranas Druskis,22 март 1898(1898-03-22), Ковно гөбернәсе, Россия империясе26 ноябрь 1943(1943-11-26) (45 яшь), ) — хуҗалык эшлеклесе. Керәстиян гаиләсендә туган. 1914 тә 4 еллык шәһәр училищесын бетергәчтен тимер юлда эшли. Беренче бөтендөнья, аннан соң Гражданнар сугышларында катнаша. 1918-1933 елларда ВЧК-ОГПУда, Сызран-Вәзма, Ташкәнт, Рәзән-Урал, Мәскәү-Беларус-Балтыйк, Көньяк-Көнбатыш тимер юлларында юл-транспорт бүлекләре башлыгы. 1932-1933 тә УССР ГПУның транспорт бүлеге башлыгы. Көньяк-Көнбатыш (1933-1934), Байкал арты (1934-1937), Ерак Көнчыгыш (1937) тимер юллары башлыгы. 1937 дә халык дошманы дип кулга алына, тик 1939 дә тулысынча акланып иреккә чыгарыла. Шуннан соң янә Ерак Көнчыгыш тимер юлында эшли. 1940-1942 дә Казан-Бөгелмә тимер юлы төзелеше башлыгы. 1942 дән үлеменәчә Сызранда 62 нче төзелеш башлыгы.

Франц Друскис
Туган 22 март 1898(1898-03-22)
Ковно гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 26 ноябрь 1943(1943-11-26) (45 яшь)
Катнашкан сугышлар/алышлар Русия ватандашлар сугышы