Франс Лёйкс[5] (нидерланд телендә: Frans Luycx, шулай ук Lux, Leux, Laix, Löx, Leix, Lieix, Leuycx яки Likh) — барокко чоры фламанд рәссамы, Изге Рим империясе императоры Фердинанд III-нең сарай яны рәссамы.

нид. Frans Luycx
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык Южные Нидерланды[d]
Туу датасы 17 апрель 1604(1604-04-17)[2]
Туу урыны Антверпен, Брабант[d], Һабсбург Нидерландлары[d]
Үлем датасы 1 май 1668(1668-05-01)[3][2][4] (64 яшь)
Үлем урыны Вена, Габсбурглар монархиясе
Һөнәр төре рәссам
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Активлык урыны Антверпен[3], Рим[3] һәм Вена[3]
Жанр портрет[d]
Әсәрләр җыентыгы Прадо[d], Финская национальная галерея[d], Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d], Королевский дворец в Варшаве[d], Национальная портретная галерея Швеции[d], Музей истории искусств[d], Баварские государственные собрания картин[d], Государственные художественные собрания Дрездена[d], Словацкая национальная галерея[d], Дрезденская оружейная палата[d] һәм Музей Варшавы[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Frans Luycx
 Франс Лёйкс Викиҗыентыкта

Тормышы һәм иҗаты

үзгәртү

1604 елда Антверпенда бай ефәк сатучы гаиләсендә туган. 1618 елда Франс Лёйкс Ремакль Сина дигән рәссамга өйрәнчек булып килгән, ул рәссамның эшләре безгә кадәр сакланып калмаган. 2 елдан соң Лёйкс П. П. Рубенс остаханәсенә күчкән, анда шунда 1617 елдан 1620 елга кадәр чорда эшләгән А. ван Дейк белән танышкан. 1620 елда Лёйкс Антверпен Изге Лука рәссамнар гильдиясенә кергән. 1635 елда Италиягә киткән, күпмедер вакыт Римда торган, анда итальян осталарының иҗатын өйрәнгән. 1638 елның 1 январенда Лёйкс елына 600 флорин эш хакы белән император Фердинанд III-нең сарай яны рәссамы итеп билгеләнгән булган. Сарай яны живописецы буларак Лёйкс күпчелек вакытны Венада үткәргән. Әмма, мәсәлән, 1646 елда ул Грацта булган. Шул ук елда ул императорның ир туганы, Австрия эрцгерцогы, генералиссимус Леопольд Вильгельм Австрияленең портретын ясаган, ул аннан соң рәссамның яклаучысы булган һәм аңа тагын берничә картинага заказ биргән. 1650 елда рәссам император кушуы буенча империя курфюрстлары резиденцияләренә барган һәм аларның портретларын ясаган. 1645 елдан да соңрак түгел Лёйкс Люкс (Лёйкс) фон Люксенштейн фамилиясе белән дворянлыкка ия булган. Фердинанд III-нең үлеменнән соң 1657 елда Лёйкс аның варисы император Леопольд I тарафыннан сарай яны рәссамы вазифасында расланган булган. 1668 елда Венада үлгән булган.

Гаиләсе

үзгәртү

Лёйкс өч мәртәбә өйләнгән булган. Икенче хатыннан, Элеонарадан (кыз фамилиясе Клауренс) аның өч баласы булган.

Мирасы

үзгәртү

Австрия императорларында хезмәттә ул күбесенчә портретлар ясаган. Эшләрен төрлечә имзалаган - Luycx, Lux, Leux, Laix, Löx, Leix, Lieix, Leuyсх. Хәзерге вакытта Лёйкс тукымалары Стокгольм, Вена, Прага, Дрезден, Будапешт, Копенгаген, Инсбрук һ. б. музейларында саклана.

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Ernst Ebenstein. Der Hofmaler Frans Luycx. Ein Beitrag zur Geschichte der Malerei am österreichischen Hofe, in: Jahrbuch der kunsthistorischen Sammlungen, 26, Heft 3 (1907), S. 183—254
  • Walter F. Kalina. Kaiser Ferdinand III. und die bildende Kunst. Ein Beitrag zur Kulturgeschichte des 17. Jahrhunderts. Dissertation, Universität Wien, 2003.